+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
21 октябрь 2022, 06:25

Үтереп, күмеп тә куйганнар

 Аңа кадәр табын корганнар, мунча кергәннәр...

Үтереп, күмеп тә куйганнарҮтереп, күмеп тә куйганнар
Үтереп, күмеп тә куйганнар
30 сентябрьдә полициягә Чиләбе өлкәсендә яшәүче бер ханым мөрәҗәгать итә.
 
Хатын үзенең 34 яшьлек туганы бер тәүлек инде Башкортстанның Учалы районыннан элемтәгә чыкмый башлавы турында сөйли. Эзләү эшләре вакытында хокук саклаучылар ирнең киемен һәм телефоны өлешләрен тапкан.

Озакламый оперативниклар ирнең танышлары белән бергә нинди машинада йөргәнен ачыклаган. Сораштыру вакытында аларның берсе иптәшенең бәхәс барышында егетне үтерүе һәм аннан мәетне яшерергә ярдәм итүе турында соравын сөйләгән. Икенче шикләнелүче гаепне дустына япсарырга тырышкан. Нәтиҗәдә, аларны очраштырганнан һәм сорау алулардан соң, хокук сакчылары бәхетсез егетне алар бергә үтерүен ачыклаган.

Башкортстан Тикшерү комитетының матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, 29 сентябрьдә дальнобойщик машинасын калдырган һәм өч танышы белән бергә эчәргә киткән. Соңрак алар саунага барган һәм кире юлда бәхәсләшә башлаган. 26 һәм 30 яшьлек егетләр корбаннарын кыйнап үтергән. Икенче көнне алар көрәкләр белән шушы урынга килгән һәм мәетне күмгән.

Хәзер ике җинаятьче дә төркем белән кылынган үтерү турындагы эш фигурантлары булып тора.

Фото: "следком02"
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас