

Мех эшләнмәләре эшкуарныкы булган һәм тиешле маркировкасыз сатуга куелган.
Суд приставлары белдерүенчә, планнан тыш тикшерү барышында закон бозу очрагы ачыкланган. Бизнесменга карата административ хокук бозу турындагы эш төзелгән һәм судка җибәрелгән.
Суд, материалларны өйрәнеп, шәхси эшкуарны гаепле дип танырга һәм аны тышкы кием әйберләрен конфискацияләү белән штраф рәвешендә җәзаларга дигән карар чыгарган.
Суд карарын үтәү йөзеннән суд приставлары контрафакт товарны яндыру юлы белән юк иткән.
"Пир во время чумы" буладыр инде монысы...
Фото: "УФССП России по РБ"