

Иркутск өлкәсе губернаторы Игорь Кобзев телеграмм-каналдагы битендә хәбәр иткәнчә, бүген, 23 октябрьдә, Иркутскидагы Пржевальский урамындагы ике катлы йортка "Су" маркалы самолет килеп төшкән.
"Урынга чыктым. Барлык махсус бүлекчәләр дә монда. Зыян күрүчеләр турында әлегә мәгълүмат юк", - дип язган губернатор.
Телеграмм-каналларның башлангыч мәгълүматлары буенча, фаҗигадә самолет экипажы һәлак булган.
"Су" категорияле шундый очкыч катнашлыгындагы фаҗига элегрәк Краснодар краенда булган иде. Анда 15 кеше һәлак булды.
Фото: соцчелтәрләр