Сандугач балаларын йоклатканда
Бакчадагы шомырт төбенә әткәй эшләп куйган такта сәкегә яттым. Авыл йокыга талган. Ихатадан каз бәбкәләренең өшегәндәге кебек дерелдәгән тавыш чыгарып, иркәләнеп пипелдәве ишетелә. Алмагачтагы оясында сандугач балаларын йоклата. Болдыр кыегы астында чыпчык көйсезләнгән кошчыкларын тынычландырып булаша.
Урамда гармун тавышы ишетелде. Авыл яшьләре клубтан кайтып килә. Җырлап алдылар, ташлы ком түшәлгән урамда тыпырдатып биеделәр. Шуннан тыйнак кына көлешеп, таралыштылар. Тирә-як тынып калды. Бераздан бер парның күгәрченнәр кебек әкрен генә гөрләшкәне ишетелде. Кемнәр булгандыр, хәзер хәтерләмим.
Офык ягында тулган ай йөзә, тирә-юнь яп-якты. Сиздермичә генә кайдандыр зур бер кисәк куе соры болыт килеп чыгып, күкнең иң югары ноктасын каплап алды. Читтәрәк калган ай яктыртуын дәвам итте. Саф җил исеп куйды, һәм айның сихри нурларына коена-коена, җепкә тезелгән көмеш сәйләннәр булып, яңгыр тамчылары төшә башлады. Шыбыр-шыбыр килеп, өй түбәсенә, агач яфракларына, үләннәргә тамды. Ботаклар чатыры калын иде, тамчыларның бик сирәге генә миңа килеп җитте. Башымны йомшак ястыкка терәп, өстемә калын юрганны тарттым.
Гашыйк пар тынып калды. Өйләренә кереп киттеләрме? Юк икән. Озакламый болыт көнчыгышка таба китеп югалды, яңгыр туктап, күк йөзе ачылды, һәм яңгырдан соң сафланып калган йолдызлар астында алар янә сөйләшә башлады. Берәр агач астында ышыкланып торганнардыр.
“...Шыбыр-шыбыр яңгыр ява димә,
Күз яшьләре булып мин тамам”.
Бу җыр ул вакытта юк иде әле. Әнгам Атнабаев шушы шигырен кемгә атагандыр? Ренат Салихов аңа көй язгач, ул нык популяр әсәр булып китте. Чөнки бик күп гашыйкларның язмышын чагылдыра бу өч строфадан гына торган моңсу җыр...
Янә сыздырып гармун уйнап алды, һәм тирә-як бөтенләй тынып калды.
Ике мизгел
Моңарчы да авыл урамнарында гармун тавышларын ишеткән булды, әлбәттә, әмма күңелгә сеңеп калган мондый матур мизгел икәү генә. Беренчесе шушы мәл булса, икенчесе армиядән соң авылга кайткач ишеткән гармун тавышы. Болытлы җылы төн. Клуб ягыннан яшьләр килә. Шулар арасыннан кемдер өздереп гармун тарта. Караңгылык пәрдәсе аша күз салам: какча гына озын буйлы егет. Халит бит бу, Ишкар ягыннан, Фатыйхов! Мәктәптә укыганда Югары Яркәй мәдәният йортында фестивальләрдә очрашкан бар иде. Безнең авыл клубында директор булып эшли икән.
Хәзер инде ул данлыклы халык артисты.
Ә теге айлы-яңгырлы сихри төнне гармунда авыл егете Фәһим Баев уйнады. Фәһим!.. Фәһим!..
Моң кайда соң?
Армиягә китәр алдыннан соңгы тапкыр мин аны авыл башында күрдем. Инде күптән авылда яшәми идем, туган җиремә кунакка килгән көнне булды бу. “Беларус” тракторында килә иде Фәһим. Мине күргәч, тракторын туктатып, сикереп төште. Бераз сөйләшеп тордык. Көндез генә әнисе Гөлниса апа әйткән иде: “Фәһим синнән ике яшькә зуррак булса да, һаман армиягә китми, эш көче кирәк, дип колхоз алып кала”. Икенче төрле әйткәндә, туктаусыз отсрочка биргәннәр аңа. Ни кызганыч, бу Фәһимне соңгы тапкыр күрүем булды.
...Авылга еш булмаса да кайткалап йөрдем. Урамда гармун тавышын башкача ишеткәнем булмады. Иң тәүдә бу темага Рамил Чурагулов белән Ризван Хәкимовның иҗади дуслыгында туган җыр күңелгә үтеп керде.
“Әйт, авылым, кайда соң моң,
Моң кайда соң, әйт урам.
Аулак өйле һәм гармунлы
Яшьлегемне сагынам”.
Соңрак Казанда Харрас Әюп сүзләренә Зөфәр Хәйретдинов язган җыр игътибарымны яулап алды.
“Чыңладың гармун,
моңландың гармун.
Айлы кичләрдә тынмадың гармун,
Үз итеп кенә сөйләдең безгә
Шул моңга кушып
шатлыгын, зарын...”
Драматург Мөдәрис Мөсифуллин машинасында аның туган авылы Түбән Әлкәш ягына барганда магнитофоннан шушы җыр яңгырады. Җырчының тавышы таныш кебек.
— Кем җырлый? — дип сорыйм.
— Әлфис Кыямов, — ди Мөдәрис.
Күңелле яңалык. Студент чакларда тулай торак бүлмәсендә бергә баян уйнап җырлашып утырган Әлфиснең танылган җырчы булып китүен беренче ишеттем. Эфир аша җырлавын элек тә ишеткәләгән булганмындыр, искә генә алмаганмындыр. Шулай итеп “Кайда син, гармун?” җырын Әлфис күңелгә салды.
Җырның шушы сүзләре үзәкне өзә:
“...Әйтергә безгә оныттың бугай
Бу җирдә әле аерылу барын.
Ялгар идең син өзелгән моңны,
Кайда син гармун,
кайда син гармун?”
Күк капусы ачылганда
Уйлар янә шул сихри төнгә һәм шул елларга алып кайта.
Авыл мәдәният йорты директоры булып Фәвәсим Галиев, художество җитәкчесе булып Кәүсәрия Ситдыйкова эшләгән вакыт. Яңадан-яңа чаралар оештырылды, яшьләр аларда теләп катнашты. Хәй Вахитның “Күк капусы ачылса” пьесасы бик популяр чак. Татарстаннан килгән профессиональ театр артистларыннан шушы пьеса буенча куелган спектакльдәге җырларны магнитофон тасмаларына яздырып калып, үзләре шуны куйганда кулландылар.
“Кай җирдә тудың син,
Кай илдә үстең син,
Нинди саф чишмәнең
Суларын эчтең син?”
— дигән матур юллардан торган җырны һаман да белүчеләр бардыр.
Ә Рөстәм Закиров җырлаган бу җыр бүген дә популяр:
“Яна минем йөрәгем,
Өзеләдер үзәгем,
Таң атканчы сөйләшсәк тә
Бетмәс әйтер сүзләрем”.
Шул елларда авылыбызга мәктәптә һәм клубта эшләргә чит авыл кызлары килгән иде. Хәтердә нык калганнары: Әлмирә, Халисә, Лүзә. Бер кисәк болыт күкне каплап, ай яктысында матур яңгыр оештырган төндә клубтан кайткан яшьләр арасында алар да бар иде.
Гармунчы һәм җырчы Фәһим Баев авылның йөзек кашы булды. Мәктәпне тәмамлагач, ул колхозда калды. Кичен клубка йөри. Әнисе Гөлниса апа аны сүгә: “Өйдә эш, тавык чүпләсә дә, бетәрлек түгел, тирес түгәсе бар!” Мәдәният йорты хезмәткәре, киномеханик Халисә яшерен генә аның киемнәрен юа, калай мич алдында киптерә. Клубка килә генә күрсен, чараны үткәрергә ярдәм итсен!..
Фәһим укытучы кыз Әлмирә белән дуслашты. Араларында мәхәббәт җепләре ялганды. Тик аларга кавышу насыйп булмады.
Илдус ТИМЕРХАНОВ.
(Ахыры бар).