+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
24 октябрь 2022, 21:30

Сеңлесен, әнисен, әбисен янгыннан коткарган

Уфа районының Шамонино авылында коточкыч янгын булган.

Сеңлесен, әнисен, әбисен янгыннан коткарган
Сеңлесен, әнисен, әбисен янгыннан коткарган

Кичә Уфа районының Шамонино авылында С. Юлаев урамында йорт янган. Янгын Кадаевларның күпбалалы гаиләсе йортында чыккан. Авылда зыян күрүчеләр өчен акча, әйберләр һәм кием җыю игълан ителде. Гаиләдә өч бала — улларына 14 һәм 17 яшь, кызларына 3 яшь.

Шаһитлар сүзләренчә, йортның бөтен мансарда түбәсе, кухня, коридор янган, бер бүлмә генә калган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, суыткыч белән туңдыргыч арасында янгын барлыкка килгән — электр чыбыклары белән нәрсәдер булган.

Билгеле булганча, янгын вакытында әтиләре өйдә булмаган, ул төньякта эшли.

"8нче сыйныф укучысы Морат югалып калмый, янгын дөрләвенә карамастан, беренче чиратта, сеңлесен, әбисен һәм әнисен, аннары документларны һәм кайбер әйберләрне алып чыга алды, — дип сөйләгән күршеләре. - Хәзер аларга кышны чыгар өчен Шамонинода өй эзлибез".

Ярдәмне картага 8 937 853 91 35 телефон номеры буенча җыялар. Карта хуҗасы, каза күрүче Мөнирә Шәмсун кызы.

Фотр: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: