+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
26 октябрь 2022, 05:05

Чын ир-егет аның кебек була

Балтач районының Имән авылы туган төбәген данлап яшәүче имәндәй узаманнар белән горурлана алаю.Ралиф Абраров Балтач районының көньягында урнашкан, хозур табигате белән аерылып торучы Имән авылында 1962 елның 9 августында гаиләдә өченче сабый булып дөньяга килгән. Белүебезчә, Имән авылының тарихы бай. Республика күләмендә билгеле профессор Әбүбәкер Усманов, филология фәннәре докторлары Әхнәф Харисов, Газзәли Галиев кебек күренекле шәхесләрне бүләк иткән авыл бу.

Чын ир-егет аның кебек булаЧын ир-егет аның кебек була
Чын ир-егет аның кебек була

Ралиф кечкенә чагыннан уңган­лыгы, тырышлыгы белән аерылып тора. Ул йорт эшләрендә әти-әнисенә теләп ярдәмләшә. Имән авылындагы башлангыч мәктәптә беренче сыйныфта ук иптәшләреннән уку ягыннан өстен була. Беренче укытучысы Җәннәт апа Гыйззәтуллина аны гел яхшы яктан гына искә ала. Рәсем төшерү, тиз уку, математика, матур язу буенча гел беренче урында була. Ул шушы тырышлыклары өчен, Җәннәт апа мәктәптә миңа беренче шариклы ручка бүләк итте, дип хөрмәт белән искә ала.


Нөркә урта мәктәбендә укыганда да Ралиф тырыш була. Сыйныф гәзите редакторы, рәсем, портретлар ясау буенча мәктәптә гел алдынгы урында килә. Җәйге каникулларда ел саен колхоз эшләрендә актив катнаша. 9, 10нчы сыйныфлардан соң җәйләрен амбарда үлчәүче булып эшли (урып-җыю эшләре барышында). Мәктәп директоры Хәнифҗан Мос­тафин, математика фәненнән төпле белем биргән Кадим Әминев, географиядән укыткан Мөбин Нурмө­хәммәтов, биологиядән Эльвира Әминева, татар теле һәм әдәбия­тыннан Роза Гәрәева, физикадан укыткан һәм сыйныф җитәкчесе булган Әгъзәм Вәлиевны ихтирам белән искә ала.


1979 елда урта мәктәпне тә­мамлап, колхоз җитәкчесе Әсләм абый Гәрәев, егетнең исәп эшенә осталыгын күреп, колхоз идарәсе юлламасы белән икътисадчылар әзерләү курсына Уфага укырга җибәрә. Ралиф анда укыганда да тулай торакның стена гәзите редакторы, староста була. 1980 елда курсны уңышлы тәмамлап, туган районына кайта һәм амбарда мөдир сыйфатында хезмәт юлын башлый. Шул ук елның октябрендә Совет Армиясе сафларына алына. Әлеге көндә махсус хәрби операция барган Украина җирендә ике ел РВСН гаскәрендә гвардия частенда хезмәт итә. Ивано-Франковск өлкәсенең Коломыя шәһәрендә ярты ел учебкада була һәм Сумы өлкәсенең Харьковтан ерак түгел Ахтырка шәһәре янында хезмәтен дәвам итә. Ралиф монда да сынатмый. Стратегик ракеталар буенча өлкән механик һөнәрен уңышлы үзләштерә, беренче класслы белгеч, Совет Армиясе отличнигы була. Стена гәзите редакторы, комсомол оешмасы секретаре итеп сайлыйлар. Часть байрагы янында фотога төшеп, туган йортына часть командирының рәхмәт сүзләре белән хат килеп, ел ярым хезмәт иткәч, отпускка кайтып, әти-әнисен шатландырып китә егет.


1982 елның ноябрендә хезмәтен тутырып туган ягына кайткач, Ралиф, район кулланучылар җәмгыятенә оештыру инструкторы булып эшкә башлый. Идарә рәисе Ф. Х. Габдрахманов егетнең тырышлыгын тиз күрә. Төзелеп яткан “Универмаг” бинасына җаваплы итеп куя. Ул шушы ике катлы бинаны сафка кертү, аны җиһазлау, бизәү буенча башыннан азагына кадәр үзе йөри. Шулай ук район үзәгендәге 4нче азык-төлек кибетен, Пищекомбинатның ипи пешерү цехын киңәйтү, Зиләзекүл авылында – азык-төлек, сәнәгать товарлары, Тушкыр авылында хуҗалык товарлары кибетен, Сәйтәк авылында сәүдә үзәген төзү һәм җиһазлау, бизәү буенча тырышлык сала.
1985 елда аны райпоның комсомол секретаре итеп сайлыйлар. Шул ук елда булачак кәләшен очрата. 1986 елның язында ул Иске Яхшый авылы чибәре Рәмзия белән гаилә кора. 1987 елның март ае аларга бик тә истәлекле була, беренче балалары – кызлары Регина дөньяга килә, һәм шул ук көнне 24 яшьлек Ралифны райпо идарәсе коопунивермаг коллективына директор итеп билгели.


Коллективта 70тән артык эшче, 8 махсус кибет һәм универмагта алты махсус бүлек эшли. Яшь җитәкче беренче көннән үк товар кайтартуны үз өстенә ала һәм күрше өлкә, республикалардагы барлык җитештерүче завод һәм фабрикалар белән элемтәгә керә. Чөнки 80нче еллар азагында илдә товар кытлыгы сизелә башлый. Ә районара базаларда бүленгән товар куелган планнарны үтәргә җитми, өстәмә товар таләп ителә. Яшь җитәкче атна саен бүлек мөдирләре белән бергә товар сайларга йөри һәм сайланган товарларны кайтартуны оештыра. Ул вакытта предприятиенең үз транспорты булмый, ә райпода булганы җитми. Көн саен товар кайтарту өчен район оешмаларыннан транспорт эзләргә туры килә. Бигрәк тә РТП предприятиесе (җитәкчеләре – Г. Садрыев, И. Солтанов), “Сельхозхимия” бер­ләшмәсе (М. Гәрәев), ДРСУ (Д. Садретдинов), май заводы (Я. Арсланов) актив ярдәм итәләр. “Районның барлык оешмалары, предприятиеләре, балалар бакчалары төзелеш, көн­күреш товарларын бездән сатып алдылар, шуңа безгә барлык кирәк булган һәм сораган товарларны вакытында кайтартып җиткерү бурычы куелды, һәм без аны намус белән үтәдек, дип әйтә алабыз”, – ди ул.


Илдә 1991 елларда базар икътисады кергәч, күпсанлы завод һәм фабрикалар ябылды. Товар белән тәэмин итү һәм кайтарту кискенләште. Күрше өлкә, республикалардан товар кайтарту өчен читтән транспорт яллау кыйммәткә төшә. Шуны күз уңында тотып, Ралиф Тәлгать улы пред­приятиенең үз акчаларына дүрт йөк машинасы: өч “ЗИЛ-130”, бер “ГАЗ-53” һәм бер “УАЗ” (буханка), бер “ВАЗ” җиңел автомашинасы сатып ала һәм уңа. Көн саен диярлек төрле шәһәрләргә (Сарапул, Ижевск, Глазов, Уфа, Бөре, Туймазы, Чернушка, Октябрьский, Ишембай, Стәрлетамак, Екатеринбург, Саранск, Самара, Яр Чаллы, хәтта Мәскәүгә) завод һәм фабрикаларга товарга чыгалар. Кооп­универмаг җиткерелгән планнарны айдан-айга арттырып үти, һәм райпо сәүдә предприятиеләре арасында гел беренче урында бара. Оешманың күчмә Кызыл Байрагы 1987 елдан 1997 елга кадәр Коопунивермагта була. Шулай ук коллектив “Башпотребсоюз”ның 54 коопунивермаг предприятиесе арасында гел алдынгы урында була. Моңа дәлил булып, райпо идарәсенең “Башпотре­б­союз”ның күпсанлы Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тора.


Тирә-якта бөтен оешмалар, заводлар ябылган һәм таралып барган чорда “Коопунивермаг” коллективы ныгый, үсә һәм алга карап яши, эшли. Башка оешмаларда эшчеләр яртышар ел хезмәт хакы ала алмаган, пенсионерларга пенсия түләүдә тоткарлыклар булган вакытта коллектив эшчеләре айдан айга хезмәт хакы ала һәм премияләр түләнә.


“Әлбәттә, мондый уңышларга ирешү уңган һәм булдыклы егет-кызларсыз мөмкин түгел иде. Коллектив бик көчле һәм бердәм булды. Тырышып эшләгән хезмәттәшләремнең барысын да санап бетереп булмый. Ләкин миңа эшкә ярдәм иткәннәрен билгеләп үтми мөмкин түгел. Алар арасында – бүлек мөдирләре В. Садретдинова, Р. Садретдинова, Ә. Нәҗ­метдинова, Х. Сабирҗанова, Ф. Миң­нуллина, Г. Сәетгалиева, Р. Нуриева, Л. Галиева, Р. Риянова, Р. Ризванова һәм башкалар. Товаровед А. Садыров, водительләр Н. Исмәгый­лов, Р. Заеров, Ф. Сәлимханов, Ф. Шәй­хуллин, баш бухгалтер Ф. Суфиянова, бухгалтерлар Р. Хәмәт­нурова,
М. Гаскәрова, икътисадчы В. Мөхәммәт­җанова турында җылы сүз­ләр генә әйтәм”, – ди героем.


Мондый хезмәт уңышлары югарыдагы җитәкчеләргә дә ачык күренә. Ралиф Тәлгать улын 1992 һәм 1994 елларда райпо идарәсе җитәкчелеге райпо идарәсенең сәүдә буенча рәис урынбасары вазыйфасына тәкъдим итә. Ләкин ул үз иткән коллективыннан, яраткан эшеннән аерылырга теләге булмавын белдерә һәм үз эшендә кала. 1995 елда аны “Башпотребсоюз” идарәсенә чакырып алалар һәм Бөре районара базасына, билгеле кооперация ветераны М. К. Каюмов хаклы ялга китү сәбәпле, директор вазыйфасын тәкъдим итәләр. Ләкин туган җиренә тугры җитәкче башка шәһәрдә эшләүдән баш тарта, үз районында барлык көчен салып эшләргә теләк белдерә һәм эшен дәвам итә.


Шушы елдарда “Коопунивермаг” өстәп тагын ике азык-төлек кибете ачып җибәрә. Берсе – “Китап” кибетендә “Гастроном”, икенчесе – Сәйтәк авылында сәүдә үзәгенең буш торган өлешендә “Көндәлек кирәк-ярак” кибете. Бөек Җиңүнең 50 еллыгына универмагта “Ветераннар өчен товарлар” бүлеге ачыла. Предприятиенең сәүдә әйләнеше күләме күзгә күренеп арта. “Коопунивермаг” район кулланучылар җәм­гыятенең тугыз сәүдә предприятиесе арасында иң күп сәүдә әйләнешен, ягъни 55 процентын били, ә сәнәгать товарлары сату күләме буенча 75 процентын бирә. Шулай булуга карамастан, сәнәгать товарларының өчтән берен генә бүләләр, калган товарны предприятиегә эзләп табарга туры килә, юкса җиткерелгән план заданиеләрен үтәргә мөмкин булмый.


Коллективта хезмәткәрләрнең ялын оештыру да алгы планга куел­ган. Яңа ел, 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне, 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне, 1 Май – Яз һәм хезмәт бәйрәме, 9 Май – Бөек Җиңү көне, Халыкара кооперация көне, 1 октябрь – Өлкәннәр көне, водительләр көнен коллективта зурлап, оешканлык белән үткәрү традициягә әверелә. Табигатькә чыгып күмәк ял итү, Уфа шәһәренә цирк, театрларга йөрү оештырыла. Хез­мәткәрләрнең юбилейларын, туган көннәрен, аларны лаеклы ялга озату, гаилә кору, беренче бала туу кебек истәлекле даталарны зур бәйрәм төсендә үткәрәләр. Якын туганнарын соңгы юлга озату, яки хастаханәдә ятучыларның хәлен белү кебек изгелекләр оешканлык белән үткәрелә. Бу уңышлы эшләгән елларда хезмәткәрләрнең хезмәт хакы югары булып, ай, квартал саен премияләр алып, югары пенсияләр белән ялга чыккан бергә эшләгән байтак коллегаларның рәхмәт сүзләрен еш ишетергә туры килә Ралиф Абраровка. Аларның куанычын ишетү – үзе бер зур бәхет. Шулай ук ул вакытта байтак хезмәткәрләргә “Русия кооперация­сенең отичнигы” дигән исем бирелә һәм алар “Хезмәт ветераны” исеменә лаек була. 1992 ел Ралиф һәм Рәмзия өчен аеруча куанычлы була – уллары Руслан дөньяга килә.


Коллективның ике хезмәткәренең хезмәте югары бәһаләнә. Глимхан Фәтхиевка һәм Вәзирә Садретдиновага “Башкортстанның атказанган сәүдә хезмәткәре” исеме бирелә. Рәлифә Садретдиновага Үзәк Союзның Мактау грамотасы тапшырыла. “Үзем озак еллар кооперация системасында уңышлы эшләп, югары күрсәткечләргә ирешкән өчен Русия Үзәк Союзының, “Башпотребсоюз”­ның, район хакимия­тенең, райпо идарәсенең күпсанлы Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, кыйммәтле бүләкләре белән бүләк­ләндем”, – ди героем. 1997 елда “Русия Кулланучылар кооперациясе отличнигы” исеме бирелде аңа. “Кооперация системасында озак еллар эшләгән байтак абруйлы җитәкчеләр белән бергә эшләргә һәм алардан күп эшкә өйрәнергә насыйп булды миңа”, – ди Ралиф Абраров. – Райпо идарәсе рәисләре Ф. Г. Габдрахманов, Р. А. Минәҗев, Н. Г. Фагмановтан, рәиснең сәүдә буенча урынбасарлары С. М. Сәхипов, М. З. Мифтахов, өлкән товаровед И. М. Мөхлисов, элекке коопунивермаг директоры, сугыш ветераны Ч. В. Гафуров, хәзерләүләр конторасы директоры Ә. Х. Субушев,
Ф. Хәсәновтан үрнәк алып эшкә өйрәндем. Аларның барысына да зур рәхмәтлемен”.


1997 елның март башында Ралиф Тәлгать улын “Башпотребсоюз” идарәсе тәкъдиме белән район кулланучылар җәмгыяте рәисе итеп сайлыйлар. Ул җиң сызганып яңа эшкә башлый. Үзгәртүләр кертү, эшне белеп һәм дөрес оештыруның җимеш­ләре озак көттерми. Ул вакытта җәмгыятьтә 600гә якын кеше эшли, 11 предприятие һәм сельпо, 106 сәүдә ноктасы, 22 ашханә, 66 автомобиль, 13 трактор була, 15 хәзерләүче эшли. Һәр коллективка дөрес бурыч куеп, аның үтәлешен тәэмин итү җит­керелгән товар әйләнешен үтәүгә китерә. Республика буенча җан башына товар сатуда 1997 елда 12нче урынны били, 1999 елда 7нче урынга күтәрелә, ә гомум сәүдә күләме буенча 33нче урыннан 1998 елда 14нче урынга менә балтачлылар. Шулай ук җитештерүдә, гомум туклануда планнар үтәлә башлый.


Ралиф Тәлгать улы 1998 елда халыктан җыеп, Краснодар краена өч вагон бәрәңге озатылуы һәм аның урынына дөге, карабодай ярмалары, он кайтартулары турында сөйли. Шушы елларда коллектив көче белән миләш, мәтрүшкә, сары мәтрүшкә җыеп, фармацевтика заводларына тапшыралар. Янактай авылы янында басу алып, коллектив көче белән кәбестә, кишер үстереп сатуга чыгаралар һәм үзләренең ашханәләренә тапшыралар. Монда хәзерләүләр конторасы директоры Ә. Х. Субушевның роле зур була. Ул коллектив белән җитәкчелек иткән елларда хәзерләү­ләр планнары даими үтәлеп бара. Бу елларда балтачлылар тырышлыгы “Башпотребсоюз” идарәсе, Русия Үзәк Союзы дипломнары белән бәһаләнеп килә. Хуҗалык эшчәнлеген нәтиҗәле алып барган өчен һәм хәзерләүләр эшчәнлеге буенча 1998-1999 елларда райпо тарихында беренче тапкыр Русия Үзәк Союзының 1, 2, 3нче урын Дипломнары белән бүләкләнәләр.


Шулай ук оешманың матди-техник базасы күпкә яхшыра. Озак еллар җимерек хәлдә яткан үзәк ашханә бинасы төзекләндерелеп, ябык базарга әйләндерелә. Шул ук урында “Балтач кафесы” төзелеп бетә. Шунда ук 12 автомашинага исәпләнгән кирпеч гараж төзелеп сафка кертелә.


2001 елдан ул май заводының кече предприятиесендә сөт продукт­ларын сату белән шөгыльләнә башлый. Май заводында сөт фасовкалау цехын ачып җибәрәләр. Беренче тапкыр районда җитештерелгән сөт продуктлары Бөре, Уфа шәһәрләре сәүдә нокталарына озатыла башлый, ягъни Уфа шәһәренә сөт чимал сыйфатында гына түгел, ә әзер продукция хәлендә озатыла, май заводы казнасына “тере” акча керә башлый.


Шул вакытта Ралиф Тәлгать улының үз эшен ачып җибәрү теләге туа. Ул, туган Имән авылындагы кибеткә җан өреп, авылдашлары заказлары буенча кирәкле товарлар кайтарта башлый. Анда бүген дә кибет эшли һәм авыл халкы канәгать, чөнки көндәлек кирәк-ярак бөтен товарлар да бар монда. Шулай итеп, тагын берничә авылда сәүдә ноктасы ача ул. Түбән Иванай авылы халкы да рәхмәтле бүген аңа.


2012 елдан ул “Коммуналь хуҗалык” җәмгыяте директоры булып эшли. Монда җи­тәкчегә эшләргә райподагы тәҗрибәсе ярдәмгә килә. Кыска гына вакыт эчендә 257 хуҗалыкка су торбалары сузылып, су кертелә. Искергән һәм сафтан чыккан бик күп задвижкалар, су торбалары алыштырыла һәм капиталь ремонтлана. Берничә оешмага янгын сүндерү гидрантлары урнаштырыла. “Көньяк” бистәсенең суүткәргече тәртипкә китерелә, сафка кертелә. Район үзәге тарихында беренче тапкыр җәмәгать бәдрәфе тиз арада төзелеп, сафка кертелә. Коммуналь хуҗалык министрлыгыннан бер автогрейдер, бер экскаватор лизинг буенча бүленә. 500 метр җылылык трассасы изоляциясе алыштырыла һәм 100 метр җылылык торбалары яңартыла.


Ир кешегә шарт булган өч төп бурычны арттырып үтәгән ул. Туган районында, иң гүзәл җирдә йорт төзеп кергән, үз кулы белән берничә йөз агач утырткан, ул һәм кыз үстереп, үзаллы тормыш юлына бастырган. Тормыш юлдашы Рәмзия 36 елдан артык бер урында – үзәк китапханәдә китапханәче булып эшли, мактаулы хезмәткәр. Кызлары Регина, мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, Уфа шәһәрендә яши, кияүдә, ике кыз үстерә. “Росреестр”да өлкән икътисадчы булып эшли. Башкорт дәүләт аграр университетының икътисад факультетын тәмамлады. Уллары Руслан, “Зөлфия” бию ансамблендә биюче буларак, Сочи, Мәскәү, Парижда булды. Уфа авиация-техник университетын тәмамлады, “Башнефть”тә инженер булып эшли.

Нәфис ХӘМӘТНУРОВ.
Балтач районы.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас