Мәдәният йорты директоры Фәвәсим кино куючы, нәфис сүз остасы Халисәне яратты. Алар, өйләнешеп, түбән очтагы бер буш өйгә күчәләр. Фәһим йөгерә-атлый дусларына килә. Ике сүзнең берсендә хезмәтен тутырып кайткач өйләнәчәге турында белдерә. Иң кадерле бүләк — Әлмирәгә туй күлмәге. Әмма бу күлмәк авылдагы бер дустына бик ошый. Үзенең өйләнергә йөргәнен, кәләшенә тап-таман булачагын әйтә, дембельгә кайтканда үзең тагын яңаны алырсың әле, ди. Матур күңелле Фәһим күлмәкне аңа бирә. “Бүләкләрне командирым алып биргән иде, ул ни әйтер?” — дип куйса да, аның яңадан бер күлмәк табып бирәчәгенә ышана.
Менә саналган отпуск көннәре тәмамлана. Фәвәсим, армиягә озаткандагы кебек зурлап озатабыз, дип, 23-53 номерлы йөк машинасына ике бүрәнә сала да тактадан утыргыч эшли.
Яшьләр машина әрҗәсенә төялә. Фәвәсим белән Халисәнең кечкенә кызлары Винсирәне кочагына алып сөя дә Фәһим, гармунын күтәреп, әрҗәгә менеп утыра. Гармун көе яңгырый башлый. Үзе уйнаган көйгә Фәһим җыр куша:
“...Бер кайтмасам,
әнкәй, бер кайтырмын,
Утыңны сүндермичә мине көт.
Инде көттереп тә кайталмасам,
Кичер мине, әнкәй, гафу ит!”
Ул киткәч, баянын әнисе Гөлниса апага кайтарып бирәләр. Ничәмә-ничә еллар торды ул ак чүпрәк ябылган гармун өстәлдә хуҗасын көтеп...
Шушы җырны җырлаган Фәһим кайталмасын сизгән диярсең. Август аенда аның һәлак булуы турында хәбәр килә. Авыл яшьләре чын булмаса ярар иде, дип көтәләр. Әшмән авылы урманындагы пионер лагеренда вожатый булып эшләгән Әлмирә мендәргә капланып елый.
Тик... Фәһимне цинк табутта кайтаралар.
Шул көннәрдә җыйган җиләген Халисә чыгарып түгә: татлы җиләк белән ачы кайгы сыеша аламени?
Усал кодача
Халисә хакында тәү башлап тапкыр телле һәм эшчән Әсгатьтән ишетә Фәвәсим.
— Авылга бик усал кодача килгән, китап белән тукмап җибәрде, син танышып кара әле, — дигән ул аңа.
Халисәнең бу “сугыш коралы” Хәсән Сарьянның “Әткәм һөнәре” китабы икән, күптән түгел генә Яркәйдән алып кайткан булган ул аны.
Әсгать бик матур җырлый. Тик читтә эшләгәч, авыл клубында үткәрелгән чараларда ул катнашып бармады. Аның талантын күргән Халисә, син кайда булдың, дигәч, китап белән тукмап җибәрдең бит, дип үпкәсен белдермәгән, ә шаян кеше буларак:
— Сез сәхнәдә җырладыгыз, без дә кимен куймадык: арткы рәттә вермут шәрабе эчә-эчә җырлашып утырдык, — дип җавап кайтарган.
Авыл анекдотлары шулай барлыкка киләдер инде.
Ике балалары тугач, Винсирәгә — алты, Глүскә ике яшь тулганда, юлда, фаҗигагә очрап, Фәвәсим дә якты дөньяны калдырып китте. Аның балачак һәм яшьлек дусты буйдак Мидхәт Халисәнең каерылган канатын ялгады. Дустының гаиләсенә күчеп, балаларын үстерешергә ярдәм итте.
Картәтәй, син исән би-и-и-т!..
Дуслар, ягъни Фәвәсим белән Мидхәт Халисә тормышында зур урын алып торды. Шуны дәлилләп, ике вакыйганы хәтергә төшерик.
Җәйге төндә Халисә ихатага чыкмакчы булып, ишекне ача. Ишек төбендә кожанка кигән, битенә, ярасынадыр инде, гәзит кисәге ябыштырган бер кешене күреп, коты оча.
— Мидхәт! Фәвәсим!
Куркуыннан икесенең дә исемен кабатлый.
Соңыннан Винсирә: “Әни, син әтинең дә исемен әйттең, Мидхәт абый теге дөньядан ул кайтып төшкәндер, дип уйламаса ярар иде, дип курыктым”, — ди.
Бу кеше Бишенде авылы ягыннан килеп, төнлә кешеләргә ашлык тәкъдим итеп йөргән икән. Мидхәт чыкканда аннан җилләр искән була. “Бер-берегезнең котын нык алгансыз!” — ди Мидхәт.
Берчак Халисә кечкенә оныкасы белән зиратка килгән һәм Фәвәсимнең каберен күрсәтеп: “Монда картәтәң ята”, — дигән.
Өйгә кайткач, Миләүшә, Мидхәтнең муенына асылынып: “Картәтәй! Син исән би-и-и-т! Син үлмәгәнсең бит!” — дип елый икән.
Тик Мидхәт тә хәзер юк инде, дусты Фәвәсим янына бакыйлыкка күчте.
...Урман буендагы бакча өендә сирәгәйгән тамчыларның үләнгә салмак кына шыбырдап, калай түбәгә тупылдап тамуын һаман тыңлап утырам. Тәрәзәгә җил әледән-әле яңгыр китереп сибә.
“Шыбыр-шыбыр яңгыр ява, димә,
Күз яшьләре булып мин тамам...”
Күңелгә янә шушы җыр юллары килде һәм тагын да моңсурак булып китте. Әйтеп үткән идем инде, тагын кабатлыйм: бу җыр ул вакытта юк иде әле. Әнгам Атнабаев бу шигырен кемгә атагандыр? Ренат Салихов аңа көй язгач, ул бик популяр булып китте. Чөнки бик күп гашыйкларның язмышын чагылдыра бу өч строфадан гына торган моңсу җыр...
Тормыш өермәсе бөтереп алып, авылдан иртәрәк һәм бик озакка еракларга алып китте, йөзенә тутырып баксам да, күз тидерермен дип курыккан беренче мәхәббәтемнең кулын да тотып карарга өлгермәдем.
...Яңгыр туктады, бакчага чыктым, Агыйдел ярындагы урман акрын гына җилдә шаулый. Күңелдә Харрас Әюп белән Зөфәр Хәйретдинов язган җырның дәвамы яңгырый:
“Язмышлар язган ачы сагышны
Таратыр иде синең тавышың.
Ник моңлы көйдә аерылды юллар,
Кайда син, гармун,
кайда син, гармун?”
Череккүл авылы урамнарында соңыннан мин ишетмәгән көйләрне һәр елның июнь һәм сентябрь айларында Дүртөйле районының Семилетка авылы стадионында ишетәм. Җәйләрен — сабантуй көнендә, көзләрен — нефтьчеләр бәйрәмендә. Берничә ел элек эстрада мәйданчыгына бер-берсенә ике тамчы су кебек охшаш баянчы егетләр чыкты. Йөзләре таныш, телевизордан күргән бар. Гармун телләренә басулары булды, бәләкәй чактан ук хәтергә нык сеңеп калган һәм авылыбызда элек еш ишетелгән матур көй яңгырады. Илаһи көй!!! И, Ходаем! Шундый да тирән моң булыр икән! Аңа ияреп, күңелгә шушы көйне тудырган җыр сүзләре килде:
“Зәңгәр һава, зәңгәр болыт
Зәңгәрләтә диңгезне,
Зәңгәр һавалардан эзлим
Сагынганда мин сине”.
Соңыннан таныштырдылар. Авылыбызда кайчандыр күренекле комбайнчы булган Әхнәф Юнысов абыйның оныклары, авыл электригы Рәшитнең игезәк уллары — Алмаз һәм Айдар Юнысовлар булып чыкты алар.
“Чыңласын гармун,
моңлансын гармун,
Айлы кичләрдә
тынмасын гармун,
Ярлар табышсын,
парлар кавышсын,
Кайда соң гармун,
кайда син, гармун?”
Җырның соңгы юлларына җавапны күпләр эзли бүген. Мин эзләгән гармун икеләтә табылды. Алар аша яңгыраган көй авылда кайчандыр чыңлаган барлык гармуннарның моңын үз эченә алган иде, әле сөйләнгән моңсу тарих та чагылды анда.
Илдус Тимерханов,
Русиянең һәм Башкортстанның Язучылар берлекләре әгъзасы.