+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
1 ноябрь 2022, 09:05

Балаларын алып, Татарстанга качканнар

Опека органнары гаиләне көчкә эзләп тапкан.

Балаларын алып, Татарстанга качканнарБалаларын алып, Татарстанга качканнар
Балаларын алып, Татарстанга качканнар
Башкортстанда суд приставларына ике балигъ булмаган баланы имин булмаган ата-аналардан опека органнары хезмәткәрләре кулына мәҗбүри тапшыру турында суд карары килеп кергән. Ведомствоның матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, элек игезәкләрнең Җинаять кодексының авыр мәддәсе буенча хөкем ителгән һәм күзәтчелек астында булган әтисе, шулай ук асоциаль яшәү рәвеше алып баручы әнисе суд карары буенча ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән.

Суд балаларны Октябрьский шәһәре хакимиятенең опека һәм попечительлек бүлегенә тапшырырга карар иткән. Ләкин ата-аналар, законлы көченә кергән суд актын белә торып, үз балаларының иминлеге турында бөтенләй уйламыйча, качып киткәннәр.

Бик зур эш башкарып, суд приставлары аларны эзләп тапкан. Кече яшьтәге малай һәм кыз Татарстанның Баулы шәһәре читендә урнашкан фатирда табыла. Алар авыр хәлдә була, ачлар, пычрак өйдә, яннарында бер чит яшь ир-ат кына, ата-ана булмаган. Соңрак әти белән әни исерек хәлдә кайтып кергәннәр. Алар ике яшьлек балаларның ни өчен каралмаганын һәм суд карары буенча опека органнарына тапшырылмаганын аңлатып бирә алмаган.

Нәтиҗәдә, сабыйлар медиклар тикшергәннән соң, опека органнары вәкилләре кулына тапшырылган һәм хәзер аларның гомеренә берни дә янамый.

Фото: "ГУФССП России по Республике Башкортостан"

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас