+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
1 ноябрь 2022, 07:25

Йөрәге урынына... насос

Авыргазы районының Иске Карамалы авылында яшәүче Дениска тагын ярдәм кирәк.

Йөрәге урынына... насосЙөрәге урынына... насос
Йөрәге урынына... насос
16 яшьлек егет йөрәге урынына насос белән яши. Волонтерлар кирәкле препаратларга ашыгыч акча җыя.

Денис Алексеев йөрәк авыруы белән туган – хәзер аның йөрәгендә махсус аппарат бар, ул насос кебек, трансплантация өчен донор табылганчы, организм буенча канны кудырта.

"Радуга добра" волонтеры Регина Биргулиева сөйләвенчә, аппаратта кан җибәрү өчен шлангларның берсе ватылган. Өстәвенә, малай салкын тидерә, шуның аркасында аның хәле кискен начарлана.

- 10 ноябрьдә Денисны әнисе белән бергә ватылган өлешне алыштыру өчен Мәскәү трансплантация һәм ясалма органнар үзәгендә көтәләр. Шулай ук аңа организмның торышын бәяләү өчен тулы тикшерү үтәргә кирәк. Хәзер Дениска кан җыюны контрольдә тоту өчен тест-полоскалар, кирәкле медицина препаратлары һәм Мәскәүгә билетлар алырга кирәк. Җыясы акчаның гомум суммасы – 35 мең сум, гаилә өчен бөтенләй күтәрерлек күләм түгел. Трансплантация өчен донорны әлегә кадәр табып булмады, шуңа күрә Денис үзенең яңа йөрәген көтеп алалсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә кирәк, - ди Регина Биргулиева.

Әгәр дә сез Дениска булышырга телисез икән, җыем игълан иткән волонтерлар картасына кулдан килгәнчә өлеш кертә аласыз. Карта 8(919)616-60-26 номерына бәйләнгән (алучы Регина Биргулиева, "Дениска ярдәм" дип язарга кирәк).

Фото: kp.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас