Якынча мәгълүматлар буенча, кичке җиделәр тирәсендә Кызыл Яр авылының Фрунзе урамында «Kia Rio» маркалы автомобиль йөртүче балигъ булмаган ике велосипедчыны бәрдергән. Нәтиҗәдә, 14 һәм 16 яшьлек үсмерләр һәлак булган.
Башкортстан Прокуратурасы Уфа районында юл-транспорт һәлакәте факты буенча процессуаль карар кабул итүне контрольгә ала.
Фото: Башинформ