Уфа районында 14 һәм 16 яшьлек ике үсмер һәлак булган авариянең нечкәлекләре билгеле булды.
Авылдашлар фаҗигагә начар яктыртылган юллар сәбәпче булуына ышана.
Исегезгә төшерәбез, 2 ноябрь кичендә Кызыл яр авылында велосипедта йөргән егетләрне "Кіа Rio" автомобиле бәрдерде. Балалар алган җәрәхәтләрдән урында медиклар килгәнче үлә.
- Алар юл буйлап барган һәм елга ягына борылган. Без алар белән 30 минут элек сөйләштек. Машина йөртүче зур тизлек белән барган һәм каршы юлга чыккан... - дип сөйли һәлак булган үсмерләрнең дусты.
Егетләр балачактан бирле дус булган: футбол уйнаган,, велосипедта йөргән. Берсе, 9нчы сыйныфны тәмамлап, колледжга укырга кергән, ә икенчесе әле мәктәптә укыган.
- Алар белән даими рәвештә хоккей, футбол уйнадык. Җәй көне су коенырга һәрчак бергә йөрдек. Бик ярдәмчел һәм игелекле малайлар. Бу хәлгә ышанырлык түгел... - ди һәлак булган егетләрнең дусты.
Фото: "pxhere.com"