+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
6 ноябрь 2022, 13:00

Балалар... багажникта табылган

Бүген Иглин районында өч бала югалуы турында язган идек.

Балалар... багажникта табылганБалалар... багажникта табылган
Балалар... багажникта табылган
Балаларны көтелмәгән урында тапканнар - автомобиль багажнигында. Тулырак мәгълүматны Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

Искәртеп узабыз, якшәмбе иртәсендә коткаручыларга өч бала (12, 10 һәм 5 яшь) югалуы турында хәбәр килгән, алар кичен өйләреннән чыгып киткән булган.

Эзләүләрдә коткаручылар, полиция, кинолог һәм волонтерлар катнашты.

"Төрле версияләр каралды — балаларны торак пунктның үзендә дә эзләделәр, якындагы сулыкларның яр линияләре каралды, — диде Фәрит Гомәров. - 12.30да балалар автомобиль багажнигында табылды (ВАЗ-2112)". Машина аларның йорты янында торган була.

Малайларны тапканда алар тыныч йоклап яткан. Бәхеткә, алар исән һәм медицина ярдәменә мохтаҗ түгел.

Бу хәлнең сәбәпләрен тиешле органнар тикшерәчәк.

Фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас