Ырынбурда 58 яшендә танылган композитор һәм "Ласковый май" төркемен төзүче Сергей Кузнецов вафат.
5 ноябрьдә Кузнецов Ырынбурда быел вафат булган җырчы Юрий Шатунов истәлегенә концерт үткәргән.
Композиторның үлем сәбәпләре турында хәбәр ителми. Кайбер чыганаклар йөрәк өянәге һәм тромб өзелү турында хәбәр итә.
Сергей Кузнецов - "Белые розы", "Розовый вечер", "Седая ночь" җырлары авторы, "Ласовый май" һәм башка төркемнәргә нигез салучы.
Юрий Шатунов июньдә 48 яшендә вафат булган иде.
Фото: iz.ru