+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
9 ноябрь 2022, 05:00

Хатынын коега ташлаган иде...

Алай гына да түгел, коега бетон тутырып катырып та куйган иде. Ләкин хокук сакчылары Иглин районында яшәүче бу бәндәнең җинаятен ачты.

Узган елның сентябрендә полициягә Уфадан 50 яшьлек хатынның ире килә һәм хатынының юкка чыгуын белдерә. Оксана дуслары белән очрашу өчен Сим елгасы янындагы турбазага киткән була. Ир үзе Иглин районындагы дачада калган.

Ул белдерүенчә, кич белән ул хатыны артыннан китә, ләкин кайтыр юлда алар бәхәсләшә, шуннан соң Оксана машинаны туктатуны сорый һәм билгесез юнәлештә гаип була.

Эзләүчеләр һәм полиция өч атна Симның тирә-ягын, елга төбен тикшергән, ләкин хатынның гәүдәсе табылмаган. Ә менә тикшерүчеләр Оксананың дус кызларына барып җитмәвен, дачада калуын тиз ачыклый.

Озак сөйләшүләрдән соң, 44 яшьлек Сергей хатынын үтерүен, соңыннан гәүдәсен коега ташлавын һәм анда ярты тоннага якын төзелеш материаллары тутырып, бетонга катыруын таный. Соңрак хатынның коега ташлаганда исән булуы ачыклана, ул егылганда бәрелеп һәлак була. Иглин район суды бу бәндәне 9 ел да 6 айга хөкем иткән иде. Башта гаебен таныган ир күптән түгел гаепсез булуын һәм суд карары белән килешмәвен белдереп, шикаять язган. Янәсе, аның хатыны коега үзе төшеп киткән, ир аны соң гына күреп калган һәм куркуыннан күмеп куйган.

Ләкин республиканың Югары судын болай гына алдый алмассың. Ул шикаятьне караганнан соң җәза срогын үзгәрешсез калдырган. Кызганыч, тагын берничә ел өстәргә дә булыр иде...

Хатынын коега ташлаган иде...
Хатынын коега ташлаган иде...
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас