Чит илләрнең берсендә бер ана улын 28 ел тоткынлыкта яшәткән. Хәзер ир медиклар кулында, ә аның әнисе белән полиция кызыксына.
Бүген 41 яшьтә булган ирне 7нче сыйныфта укыган чагында әнисе мәктәптән алып кайта да өйгә бикләп куя. Хатын тиз арада улының дуслары, укытучылары белән араларны өзүгә ирешә.
Күптән түгел 70 яшьлек хатын дәваханәгә эләгә. Моның турында аның туганы белеп кала һәм хатын яшәгән өйгә килә.
- Ишек ачык, аннан бик тәмсез ис килә, бүлмәдән телевизор тавышы ишетелә иде. Мин элек тә туганымның улын беркем белән дә аралаштырмавын сизә идем, әмма хәлләр бу кадәр начар, дип уйламый идем, - дигән ул.
Хатын аш-су бүлмәсендә куркыныч кыяфәттәге ир белән очраша. Аның аяклары тезгә кадәр җәрәхәтләнеп беткән. Аннан кан агып тора. Үзе бик нык ябык, ап-ак тәнле, күзләре эчкә баткан, авызында бер теше дә юк. Ир шунда ук кече йомышын да башкарган булган.
- Мине ул шунда ук таныды. Кат-кат исемемне кабатлады. Бер-берсенә бәйләнмәгән төрле сүзләр әйтте. Аларны да яхшылап аңлап булмады. Мин "Ашыгыч ярдәм" машинасы чакырткач, ул бик нык дулкынланды, күрәсең. Шунда ук идәнгә егылды һәм тора алмады, - дип сөйләгән журналистларга хатын.
Әлеге вакытта ир дәваханәдә. Әнисен кешенең иркен чикләүга караган статья буенча хөкем итмәкчеләр.
Әлеге хәлне психологлар да тикшергән. Алар әйтүенчә, кайбер әниләрдә баласына карата кирәгеннән тыш тәрбия күрсәтү, яки "гиперопека" барлыкка килә. Алар урамда үтеп баручыларның баласын урларга яисә үтерергә, өйдән чыкканда баласы егылырга мөмкин, дип уйлый һәм башка шуңа охшаш уйлардан җәфалана. Бу хатын да улын тирә-яктагы начарлыктан шул рәвешле саклаган булырга мөмкин.
Фото: pikabu.ru