+4 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
11 ноябрь 2022, 09:35

Хатын күршеләрендә яшеренеп калган...

48 яшьлек ир белән 62 яшьлек хатынның мәхәббәт тарихына шуның белән нокта куелыр ахрысы...

Хатын күршеләрендә яшеренеп калган...
Хатын күршеләрендә яшеренеп калган...
Бүздәк районында полицейскийлар 46 яшьлек кешене тоткарлый, ул бәхәс вакытында 62 яшьлек сөйгәнен үтерергә омтыла һәм аның йортын яндыра.

Яңа Килем авылында яшәүче пенсионер үзенә сөяркәсе һөҗүм итү турында белдерә. Пар исерек мәҗлес вакытында талашкан. Башта низаг көнчеллек аркасында кабынган, соңыннан пенсионер ханым ирне аның акчасына яшәвенә шелтә белдергән. Хатын агрессордан яшеренергә тырыша һәм өйдә бикләнә, ләкин ул тәрәзә аша үтеп, пычак белән яный башлый, аннан кыйный. Бәхеткә, ханым ычкынып, күршеләрендә яшеренергә өлгерә.

Ачуы кабарган ир кызган җылыткычларны аударып, өйдә ут чыгарган, шуннан соң пенсионер ханымның машинасын алып киткән. Нәтиҗәдә, янгыннан соң йорттан бер дивар гына калган.

Шикләнелүче үз гамәлләрен спиртлы эчемлекләр йогынтысы белән аңлаткан. Элек ул бергә яшәгән бу хатынны талаган өчен хөкем ителгән булган. Хәзер бу кеше - өч җинаять эшенең фигуранты, ул сак астына алынган.

Фото: "МВД по РБ"

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: