

Уфа - Бөре - Яңавыл юлында өч чит ил машинасы бәрелешүе турында язган идек. 13 ноябрьдә Мишкә районы кешесе үз машинасында каршы юлга килеп чыга һәм Айдарлар утырган автомобильгә килеп бәрелә. Аннары соңгысы өченче машинага барып чәкәлә.
Икенче машинада Октябрьскийдан 30 яшьлек вахтачы һәлак булган. Аның белән бергә булган 24 яшьлек хатыны исән калган, ләкин җәрәхәтләнгән һәм хәзер больницада.
Айдар үрнәк гаилә бушлыгы булган – яратучан тормыш иптәше һәм ике яшьлек кызының кайгыртучан әтисе. Ул зур нефть чыгару компанияләренең берсендә эшләгән, буш вакытларын гаиләсенә багышлаган. Әйтик, узган ел ир иң яхшы гаилә фотосурәтләре корпоратив бәйгесендә катнашкан – күпләр ул чакта ир белән хатын арасында мондый гармония һәм үзара аңлашуны күптән очратмауларын билгеләп үткән.
Фото: newbash.ru