+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
16 ноябрь 2022, 02:10

100 яшьтән узып үлгән булган

Менә шул хатынның бавырын бер авыруга күчереп утыртканнар.

100 яшьтән узып үлгән булган100 яшьтән узып үлгән булган
100 яшьтән узып үлгән булган

Италиядә 100 яшьтән узгач үлгән хатынның бавырын күчереп утыртканнар. Ул дөньядагы иң карт донор булды. %La Stampa" гәзите хәбәр иткәнчә, дөнья медицина практикасында 100 яшьтән узган кешеләрдән орган күчереп утырту очраклары теркәлмәгән. Операция Флоренция хастаханәсендә уңышлы үткән. Гомумән алганда, олы яшьтә үлгән кешеләр Италиядә үлгәннән соң донор булгалый. 97 яшьлек донорлар инде 2019 елда - Флоренциядә, 2018 елда - Гроссетода, 2003 елда Савонада булган. Соңгы очрак - үзенчәлекле рекорд. Элек иң карт донорга 97,5 яшь булган.

Фото: mk.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас