

Фатирның йокы бүлмәсендә тәрәзә төбендә алар елан тапкан.
Урынга шәһәрнең Гражданнарны яклау идарәсенең эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре барган.
"Бер бүлмәдә коткаручылар чыннан да бер метрга якын сөйрәлүчене тапты. Алар махсус форпресслар кулланып, еланны тотты", - дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә. Хәзер елан отряд бүлекчәсендә тотыла. Белгечләр фикеренчә, бу Амур полозы. Ул агулы түгел һәм кешеләргә куркыныч янамый. Якын арада аны хуҗалары табылганчы волонтерларга тапшырачаклар.
Бу быел беренче генә очрак түгел, дип билгеләп үттеләр, апрель аенда Уфа коткаручылары Сипайловода күпкатлы йортта Амур полозын тоткан. Ул чакта мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә игълан ителгән хәбәр аркасында югалган елак хуҗаларын таба алганнар.
фото: "УГЗ по Уфе"