Кечкенәдән аларның хәтта бер-берсенә сез, дип эндәшүе, мөрәҗәгать иткәндә исеменә әтисенең исемен кушып җибәрүе кызык та, сәер дә тоела торган иде.
Әле менә, суд залыннан чыгу белән, әтиемнең чакыртуы буенча, бар эшемне калдырып, кабалана-кабалана очрашуга җилдерәм. Сөйләшү бик катлаулы булачак. Әниемнең әйтүенә караганда, алдан валидол, корвалол әзерләп кую гына җитмәс, хәтта ярдәм итмәс кебек.
Бу урында әтиемнең киявен, минем иремне мактавын искә төшерәсем килә. “Безнең кияү, Сафуан Сәгыйть улы, бик уңган, эшчән, үз баһәсен белгән кеше. Мин шундый киявем булу белән горурланам. Ул минем ярдәмемнән тыш күтәрелде, бервакытта да акча сорамады, киресенчә, ул миңа ярдәм итә,” – диде әтием.
Ә мин бу сүзләрне көлемсерәп тыңлыйм. Чөнки көләргә, уенга борырга сәбәпләре бар. Әтием белән күзгә-күз карап сөйләшкәч, барысы да аңлашылыр, алар икесе дә тынычланыр, дип өмет итәм.
Элекке номенклатур түрә үз фатирында үз кызын ничек кабул итә? Өр-яңа костюм кигән, галстук таккан әтием минем кычкырып исәнләшүемә һәм елмаюыма кашларын җыерып, усал итеп бер генә карады:
– Сез анда нәрсә уйлап таптыгыз? Аерылышу турында сүзнең булуы да мөмкин түгел. Нәрсә, туеп сикерәсезме? Әлегә сез минем карамакта. Димәк, мин ни әйтсәм, шулай яшәячәксез. Кияүне әйтәм, Сафуан Сәгыйть улы, бик кайгыра һәм миннән бу низагны хәл итүдә ярдәмемне сорый, – диде әтием җитди итеп.
Минем, түзеп утырмый, башка чарам юк. Иң мөһиме, кабаланмыйча әтиемә аңлатырга кирәк. Ләкин мин эндәшмәдем. Әгәр эндәшсәм, ул кабул итмәячәк, хәтта ачуланачак. Ул гомер буе түрә, башлык вазыйфасын башкарган. Ә ул холык-фигыльдән котылу мөмкин түгел.
Ә минем сөйләр сүзләрем күп. Әтиемнең киявен ничек мактавы турында мин сезгә әйттем инде. Әтием үзенең сүзләрен түгел, мин сөйләгәннәрне җиткерә. Чөнки эшендә шулай өйрәнгән. Ни язып бирәләр, шуны укый, кемнедер мактаган, икенчеләрне тәнкыйтьләгән. Бу урында Аркадий Райкинның күренекле “Алыштыргысыз”ын искә төшерү дә җитә.
Җитмәсә, авыр йөк булып әтиемнең мине тәрбияләгән чаклары искә төшә. Ул вакытта мин укучы кыз булсам, хәзер тормышның әчесен-төчесен татыган, төрле кешеләрне күргән, ике ул үстергән, эшкуарлыкта чәчен агарткан, моңа кадәр иренә алыштыргысыз калкан булган хатынмын. Минем дә әйтер сүзләрем бар. Ләкин мин көнләшмим, икесен дә кайгыга саласым килми. Ә мин ни дип әйтер идем, минем бу иргә әтием белән әниемнең үгетләве, ягъни кодалавы аркасында гына чыгуымны алар хәзер күптән оныткандыр. Шушы егерме ел чамасы минем күргәннәремне-кичергәннәремне саный башласаң, әтинең чәчләре үрә торыр, әнием егылып китәр иде. Мин иремнең атналар буе айнымыйча эчүен, дистәләрчә тапкыр исерек килеш ГАИга эләгүен, соңыннан даваханәгә ятып, кыйммәтле дарулар тамдырып, исән калуы турында сөйләргә тиешме? Бизнеста бөтен финансларның минем кулда гына булуын аңлатырга тиешменме? Аның җавапсызлыгы аркасында барлыкка килгән бурычларны сызлана-сызлана түләүләремне әйтеп торыйммы? Ә инде аның мәхәббәттә бөтенләй чама югалтуын, миннән дә өлкәнрәк әбиләр белән мавыгуын сөйлимме? Хәзер менә соңгы 5-6 елда аерым йоклавыбызны аңлатыйммы? Мин эндәшмим. Әтием моны үзенчә аңлый һәм мине бөтенләй басып куймакчы. Имеш, тагын берничә сүз һәм мин кулларымны күтәрәм, әсирлеккә төшү шартларын кабул итәм, мине буйсындыручыны мактыйм һәм рәхмәтемне белдерәм.
Шулай көлемсерәп, бер 15-20 минут утырганмындыр. Хәтта әтием пинжәген салып эләргә мәҗбүр булды. Миңа әниемнең эндәшмәве көч бирә, чөнки ул иремнең алкоголик, ялкау, азгын икәнлеген белә һәм аны гаепли. Ирем белән 20 ел яшәгәннән соң, шундый фикергә килдем: эчкечедән дә ышанычсыз һәм өметсез кеше юк. Аларны тәрбияләргә омтылу, аңлатырга тырышу мөмкин түгел.
Мин төшкә кадәр бушамадым. Өч сәгать вакытымны суд залында көтеп үткәрдем, вакытым жәл түгел, чөнки хәзер минем дә, кайбер ахирәтләрнеке кебек, элекке ирем бар. Бу хакта таныклык кесәмдә ята. Ләкин мин аны чыгармыйм. Ул – минем соңгы кәртем.
Ә мин, беләсезме, ни эшлим? Әтиемнең янына килеп, аңа сыендым, икенче яктан әниемне кочаклап алдым:
– Хөрмәтле әтием, кадерле әнием! Сезнең миңа, укучы баланы тәрбияләгән кебек мөнәсәбәтегез ошый. Ләкин мин хәзер укучы түгел, ә өлкән генә яшьтәге хатын. Ирем белән аерылышуга килгәндә, мин аны үзем хәл иттем һәм бу мәсьәлә тикшерелми, – дидем мин.
– Ә гаиләгезне кем карый? Балаларны кем үстерә? – ди әтием.
– Соңгы елларда барлык эшләрне мин алып бардым, Сафуан Сәгыйть улының катнашлыгы булмады, – дидем мин ышанычлы итеп. – Әйе, хәзер мин аны асрыйм. Әгәр закон кирәк дип тапса, эшләргә мөмкинлеге булмаса, алимент түләргә мөмкинлегем бар.
Шушы урында әтием, бу ни сөйли ул, дигән кыяфәт белән әниемә борылды. Ә ул исә, раслап, башын гына селекте.
– Димәк, мин күбесен белмим, – диде әтием аптырап.
– Әйе, – диде әнием. – Без сине борчымадык.
Әллә ачуланып, әллә гаҗәпләнеп, әтием өр-яңа галстугын салып ташлады:
– Димәк, моңа кадәр мине алдап йөргәннәр килеп чыга түгелме соң? – диде ул миңа карап.
– Бу очракта, кадерле әтием, синең гаебең юк. Бар гаепне мин үземә алам. Дөресен әйткәндә, ипкә килер, дигән ният белән, мин элекке киявегезнең мөмкинлекләрен кабартыбрак күрсәттем һәм аның шул статуска җавап биреренә өмет иттем. Ләкин булмады, килеп чыкмады. Әгәр мөмкин булса, мине гафу итегез, – дидем мин. Хәтта берничә тамчы күз яшемне чыгардым.
Ниһаять, әтием минем чын тормышымны белде. Кулларымнан тотып, күзләремә текәлеп карады. Мин аның кызына карата ниндидер курку, хәтта эчке хөрмәт белән каравын сиздем, тыныч йокы теләдем һәм өемә кайтып киттем.
Өемә кайтып, душ кабул итеп, җиңелчә генә чәй эчеп, чәчләремне киптергән арада телефонымны бөтенләй күз уңыннан ычкындырганмын. Үзем дә гаепле. Үзара аңлашканда комачауламасын өчен тавышын сүндереп куйган идем. Үтеп барышлый гына күз салсам, әтием унлап тапкыр шалтыратып өлгергән.
Үзем кире шалтыратсам, әтием миңа:
– Кызым, син күптән балигъ булгансың, мин бүген сиңа комачаулап йөрүемне сиздем. Хәзер мин синең өчен куанам һәм синең белән горурланам. Үзең ничек беләсең, шулай эшлә, – дип җылы итеп хушлашты.
Шулай итеп, бер көндә без әтием белән дә, элекке ирем белән дә барысын да ачыклап куйдык. Хәзер яшәргә һәм эшләргә кирәк. Ә исерек һәм ышанычсыз ир белән яшәүнең нинди авыр икәнлеген сезнең күпләрегез беләдер, дип уйлыйм.
Рәлиф Кинҗәбаев.