+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
17 ноябрь 2022, 08:00

Гөлназны ике көн эзлиләр

Уфада төнлә таксига утырып киткәннән соң югалган 34 яшьлек Гөлназ Арсланованы эзлиләр.

Гөлназны ике көн эзлиләр
Гөлназны ике көн эзлиләр
15 ноябрьдә Уфаның Сипайлово бистәсендә яшәүче Гөлназ Арсланова юкка чыккан.

Хатын Октябрь районында әти-әнисе һәм баласы белән бергә яши. Төнге 03.28дә ул кинәт, такси чакыртып, өеннән чыгып китә һәм билгесез юнәлештә гаип була.

- Аның өйдән чыгуын беркем дә күрмәде. Аңа сәгать сигезгә эшкә барырга кирәк иде, ләкин анда күренмәгән. Шул вакыттан бирле аның телефоны дәшми һәм хәбәрләр барып җитми. Аның сеңлесенә кичке сәгать алтыда шалтырату килгән. Тик ул трубканы алырга өлгермәгән, ә кире шалтыратырга омтылулары уңышсыз булган, – ди туганы.

Аның сүзләренә караганда, Гөлназ өчен төн уртасында беркемгә дә сүз әйтмичә өйдән чыгып китү бөтенләй хас түгел.

– Ул баласын ни булса да ташламас иде. Аның әнисе олы яшьтә, ул аңа кая барганын әйтер иде. Үзе белән алып киткән әйберләргә караганда, ул ерак сәфәргә җыенмаган, - дип билгеләп үтә туганы.

Гөлназ Арсланова куе зәңгәр төстәге куртка һәм соры баш киеме кигән булган. Аның буе - 170 сантиметр. Туганнары һәм якыннары аның турында белүчеләрдән +7 (927) 922-98-18 һәм 112 номерлары буенча шалтыратуларын сорый.

Фото: социаль челтәрләр

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: