+23 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
17 Ноября 2022, 04:50

Кем кисәтте?

Кайбер төшләр безне бәла-казалардан да курчалый икән.  

Кем кисәтте?Кем кисәтте?
Кем кисәтте?

Кеше ышанмастай хәлләр турында ишеткәч, уйга биреләсең: вафатыннан соң кешенең җаны кайда була соң? Аның якыннары белән элемтәгә керү мөмкинлеге бармы? Булмаса, түбәндә чын кешеләр белән булган чын вакыйгаларны ничек аңлатырга? Без монда өч очрак турында гына сөйлибез, ә бит алар бик күп, бик еш. Бакыйлыкка күчкән якыннарының үзләрен кисәтеп торуы турында бик күпләр сөйли. Эзотериклар, медиумнар, парапсихологлар җан бу дөньядан китеп бетми, алар безнең арада дип ышандырса, дин бу турыда нинди фикердә? Гәзит укучыларыбыз бәян иткән әлеге очракларны ничек кабул итәргә?

Хәерсез юл

Авылга кайтырга чыккан Нәҗип ике-өч заправкага кереп тә бензин булмагач, тәмам аптырады. Туры килер икән: берсе – ремонтка ябылган, башкаларында, сөйләшеп куелган кебек, товар кабул итү бара. Көтеп утырудан башка чара калмый дип, колонка алдыннан урын алмакчы иде, артка биреп маташкан икенче бер машина белән “сөзешеп” алдылар. Сәгатьтән артык вакыт аның белән аңлашып үтте. Полиция чакыртып тормас өчен кышкы резинага дип җыя килгән запастан биш мең сумны чыгарып салырга туры килде. “Нинди хәерсез юл булды соң бу?” – дип уйлады Нәҗип шәһәрне чыгып барганда. Хатынының: “Кайдадыр бик озак йөрдең, заправкада кеше өч сәгать булмый”, – дип үзен битәрләвен тыңлый-тыңлый барганда машина “сикергәли” башлады. Инде ни булды дисә, тәгәрмәче тишелгән икән! Нәҗипнең тәмам ачуы кайнап чыкты. Җан ачуы белән запаскасын алып, тәгәрмәчне алыштырды. “Җитте сиңа!” дип кычкыргач, хатыны да шым булды.
“Барыбер кайтам. Үч итеп кайтам!” – дигән кебек, җенләнеп узды ул калган юлны. Инде, ниһаять, 150 чакрым юлны үтеп, авылларына борылам дигәндә, каршысына килгән КамАЗны уздырып җибәрде дә.... аның прицеп астына барып та керде. Хатыны шунда җан тәслим кылды, үзенә савыгып аягына басарга елга якын вакыт кирәк булды. Дәваханә түшәменә карап ятканда ул гел бер уйны уйлады: кем аларны шушы хәерсез юлга чыгармаска шулкадәр тырышты соң? Кем иде ул аларга киртә арты киртә куеп, фаҗигадән саклап калырга тырышучы? Фәрештәме? Ник аларга тел бирелмәде икән соң? Телләре белән “Нәҗип, йөрмә әле, бу юлың хәвефле булырга охшаган” дисә соң! Хәер, тыңлар идеме икән аны Нәҗип шулай булган очракта? Ай-һай икеле... Машинаны арттан тотып торган кебек иде бит – бармый җәфалады, чыгып китәм дигәндә ничә заправкада бензин булмады, авария ясап, икенче бер машинаны бәрде, юлда тәгәрмәче тишелде – әйтерсең лә “Кайтма, юлга чыкма!” дип кисәтеп тордылар. Ә Нәҗип үртәлеп-үртәлеп газга басты...
“Телефоныңны миңа бир!”
Коля уянгач та төшен бик озак уйлап ятты. Сәер иде аның төше. Үлгән әнисе керде аның төшенә һәм: “Улым, телефо­ныңны миңа бир!” – диде. “Әни, фәлән кеше шалтыратырга тиеш иде, бирә алмыйм, соңрак яме?” – диде аңа Коля. Ана кеше өстәлгә якын ук килеп, кәрәзле телефонга үрелде. “Улым, син йөреп кайткач, бирермен. Вакытлыча миңа калдыр!” Төшенең азагын хәтерли алмады Коля. Өлкән кызы эшкә чыгып барганда: “Чиркәү яныннан узсаң, бүген дәү әниегезгә шәм куй, зинһар!” – дип үтенде һәм рейска чыгып китте.
Телефон шалтыраганда ул өеннән 500 чакрым ераклыкта иде. Алгы панельдә яткан телефонны үрелеп алганын гына хәтерли, югары тизлектә каршысына килгән машина белән йөзгә-йөз бәрелеп, шоферларның икесе дә авыр хәлдә озак үлем белән көрәште. Ярый әле пассажирлары булмады. Әнисе төшенә тагы бер кереп Коляны аптырауга калдырды. Ул бик ачулы иде, килеп улының өстендәге юрганын алыштырды. “Әйттем бит, телефо­ныңны алма дип, тыңламыйсың!” – дип исән чагындагы кебек әрләде дә чыгып китте. Моннан 20 ел элек үлгән, сотовый телефоннарны күрмәгән дә әни ни эшләп шулай төшкә керде икән? Киткәннәр бу дөнья белән элемтәне өзмиме икән ни? Ул бит мине кисәтте, мин генә аңламадым! Җитмәсә, әнигә: “Склад мөдире Сувориковның шалтыратасы бар”, дип әйттем бит төштә, ә авариягә эләгер алдыннан нәкъ шул Сувориков шалтыратты!” – дип аптырый Коля.
“Ашамаган балыгың түгел!”
Әнисе үлгәндә Ләйсәнгә нибары 7 яшь була. Бер елдан соң гаиләгә үги әни килә. Кызны тотып кына какмаса да, күңел җылысын да бирми, барлык игътибарын, сөюен Ләйсән белән бер яшьле үз кызына юнәлтә. Озак та тормый, гаиләдә уртак бала туа. Ләйсән үзен бу гаиләнең тышында торган кебек тоя, аны эчкә үткәрмиләр, аның дөньясы белән кызыксынмыйлар, тамагын-өстен карасалар да, ихластан яратмыйлар, “Хәлең ничек, балам?” дип сорамыйлар. Әмма Ләйсән ялгызы булмый – мәрхүм әнисенең җаны, күрәсең, сабыен ташлап китә алмый. Ләйсән аны бик еш төшендә күрә, аның киемен кочаклап йоклый, әнисе белән сөйләшә, каберенә еш бара. Үскән саен әнисе төшенә сирәгрәк керә башлый, “Кызым, үстең инде!” – дип шатлана. Кыз сөйгән егете белән кавышкач, туй алдыннан төшенә керә, бик шатлана, яшьләрне тәбрикли, ак тастымал бүләк итә. Шуннан соң төшкә керүләре сирәгәя, әйтерсең лә ана кеше, кызы ялгызы булмагач, тынычланып кала. Бервакыт Ләйсәннең ире Морат иптәшләре белән балыкка җыена, шул кичне Ләйсәннең төшенә янә әнисе килә. “Кызым, Морат ял итәргә йөрмәсен. Ашамаган балыгыгыз түгел!” дип кисәтә. Әнисен һәрвакыт тыңлап өйрәнгән кыз иренә бу хәл турында сөйли. Морат, әлбәттә, балыкка бармый, башка иптәшләрен дә кисәтеп карый, әмма тегеләре тыңламый. Елгада аларны чыннан да бәла көтеп тора: өч иптәше дә вафат була, ярдан югары куйган машиналары кузгалып, учак янында табын корып утырган ирләрнең өстенә килеп менә. Икесе шунда ук, берсе соңрак дәваханәдә якты дөнья белән хушлаша.

* * *
Әлеге очраклар белән танышкач, уйда янә шул фикер бөтерелә: кем соң безне шул тиклем бәла-казалардан саклап калырга тырыша? Безнең якыннарыбыз якты дөньядан китсә дә, безнең белән элемтәне өзмиме? Әллә андый сәләткә барлык мәрхүмнәр дә ия түгелме? Үлем – тәннең генә үлеме, җан үлемсез диюләре чынмы? Бу дөньяда без белеп, аңлап бетмәгән табышмаклар күп әле. Дөнья шул бу, булмас димә!

Нурия Гамилова.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас