Аны эзләү тәмамланды.
Кызганычка каршы, хатынның үле гәүдәсен тапканнар. Бу хакта аның апасы хәбәр итә. Тик менә ул хатын-кызның үлеменең төгәл сәбәбен һәм шартларын әйтүдән баш тарткан. Хәзерге вакытта булган вакыйганың төрле версияләре, шул исәптән җинаять эше карала.
- Кичә аны 23.00 тирәсендә таптылар. Мин детальләрен әйтә алмыйм. Бер нәрсә әйтәм – эш таксида түгел, - дип яза социаль челтәрләрдә һәлак булган хатынның туганы.
Гөлназның кечкенә баласы калды.
Мәрхүмәнең туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз.
Фото: "ЧПБ"