

Хезмәттәшебез Алисә Шәңгәрәева редакциядә озак та эшләмәде, әмма үзе турында бик якты хатирәләр калдырды. Яман чир арабыздан алып киткәнче без аның белән элемтәдә булдык. Ул яңа иҗат әсәрләре белән уртаклашты, шигырьләренә язылган җырларны тыңлатты. Аның бик тыйнак, шул ук вакытта гаҗәеп нурлы булмышы барыбызга да бик якын иде.
Алисә Әбүбәкер кызы Кыйгы районының искиткеч гүзәл табигатьле Еланлы авылында туып-үскән. Аның серле урманнары, көләч акланнары, җырлы чишмәләре, җир өстенә исәпсез татлы тамчылар булып сибелгән җиләкләре – барысы да күңеленә сеңгән. Алисә аларны шигырьләре, мәкаләләре аша якташларына, туганнарына, гомумән, укучыларына кайтарып бирергә тырышты.
Күптән иман юлында булса да, соңгы чорда дин, шәригать турында уйланулары тирәнәя барды. Ул бу өлкәдә дә язарга, тәрҗемә итәргә өметләнә иде. Бердәнбер газиз улының гаилә коруын, үз куышын булдырып, аңа оныклар бүләк итүен күрде, әмма бәхетле нәнәй булып, аларны сөеп үстерә алмады.
“Үлем үкенечсез булмый”, диләр. Шулай да Алисәбез безнең күңелләрдә якты тойгыларны күбрәк итеп калдырып китте. Бүген, аның вафатына 40 көн тулганда, барыбыз да аның рухына догадабыз. Урының җәннәт түрләрендә булсын, Алисә.
“Кызыл таң”чылар.