+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
19 ноябрь 2022, 08:25

Артурны биш ел эзлиләр

2018 елның 30 гыйнварында Уфада Менделеев урамындагы тулай торактан 19 яшьлек Артур Газиев чыгып китә.

Артурны биш ел эзлиләр
Артурны биш ел эзлиләр
Биш елга якын вакыт үтте, ләкин полиция дә, волонтерлар да аның кайдалыгын белә алмады. Билгеле булганча, ул көнне егет үзе белән кесә телефонын гына алып, кибеткә чыккан. Дөрес, өйдән чыккач, ул аны шунда ук сүндереп куйган, ди аның сеңлесе.

Берничә ел элек егетнең әти-әнисе ул кайчандыр өенә кайтыр дип өметләнүләрен һәм ышануларын белдергән иде.

Артур Газиевның юкка чыгуыннан соң беренче көннәрдә үк аны эзләүгә полиция хезмәткәрләре һәм берничә эзләү отряды волонтерлары кушылды. Ләкин якындагы паркларны, урманнарны, ташландык йортларны тикшерү, кесә телефонын күзәтү нәтиҗә бирмәде. Кеше туры мәгънәдә эзсез югалган: аны беркем дә күрмәгән. Егетнең туганнары Артурның өйдән китәргә сәбәпләре булмаганын әйтә.

Шул вакыттан бирле волонтерлар Уфа буйлап Артур Газиевка меңнәрчә ориентировка ябыштырган. Артурның туган ягы Бәләбәй районында урнашкан Приют поселогында да эзләүләр барган. Тик анда да югалган студентның эзен табып булмаган.

Артурны эзләүне туктатканыбыз юк, ди волонтерлар. Алар егетнең коллыкта булу ихтималлыгы турында хәбәр алган. Әле эзләү шул юнәлештә дәвам итә.

Фото: kp.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: