

Бразилиянең Амазонкадагы тропик урманнарында индеецларның “пираха” кабиләсе вәкилләре яши. Аларның саны 700 кешедән артмый. Пираха вәкилләре үзләрен планетадагы иң бәхетле кешеләр дип саный. Алар беркайчан да йокламый. Яшәешләрендә “вакыт” төшенчәсе бөтенләй юк. Амазонка джунглиларында әлеге халыкларга стресс та ят нәрсә.
Дөнья халкы әлеге гаҗәеп кабиләләр барлыгын узган гасырның 70нче елларында гына белә. Элекке миссионер, америкалы Дэниел Эверетт сәяхәте барышында алар белән очраклы рәвештә генә таныша. Аборигеннар белән дуслаша һәм алар мохитендә яшәү өчен гаиләсен алып килә. Миссионер, шул рәвешле, пирахалар “иле”ндә 30 ел яши.
Пирахалар, нигездә, аучылык белән шөгыльләнә. Бу эш кабиләгә тамак туйдырырга һәм өс киеме хәстәрләргә ярдәм итә. Алар ризыкны беркайчан да алдан әзерләми: тамагы ачыкса гына ауга китә яисә балык тота. Иртәгәсе көнгә туклану өчен азык туплый белмиләр, гомумән, алар бүгенге көн белән яши һәм иртәгә нәрсә буласы белән кызыксынмый.
Д. Эверетт язмаларыннан күренүенчә, пираха кабиләсендә санның нәрсә аңлатканын да, ни өчен кулланылганын да белмиләр. Алар “күп” яисә “берничә” төшенчәсен генә аерырга сәләтле.
“Әлеге кабиләдә оялу, гомумән, оятсызлык күренеше дә, үз гаебеңне тану да юк. Ир һәм хатын арасында юк кына сәбәп белән аңлашылмаучанлык килеп туса да, гаилә башлыгы, әлеге хатынын калдырып, кабиләдәге яшьрәк чибәркәй янына китәргә мөмкин. Ризасызлык, аерылышу сәбәпләрен берсе дә сорамый, кызыксынмый. Ялгыз калган хатыны иренең ташлап китүенә борчыла да белми, чөнки кабиләдә стрессның нәрсә икәнен дә белмиләр”, — дип яза сәяхәтче.
Пираха кешеләре үз гомерендә исемнәрен 6-7 тапкыр алыштыра. Һәр яшь өчен аларның барысына да уртак исем бар, ягъни исемнәре буенча аның баламы, үсмерме, әллә өлкән яшьтәге кешеме икәнен белеп була.
Индеецларның әлеге кабиләсенең беркайчан да йокламый торган халык булуы гаҗәпләндерә. Дөньяда мондый халәттән баш тартучы милләт башка юк шикелле. Йокыга мөнәсәбәт зур философия белән бәйле. Пираха кабиләсе, гомумән, кечкенәдән үк безгә йокларга ярамый, дигән тәрбия белән үсә. Алар йокы, беренче чиратта кешене көчсезләндерә, кеше йоклаганда бераз “үлә” һәм уянганда башка кеше була, дип исәпли, ягъни пираха үзен югалта. Әлеге “икенче кеше”не кабиләдә ничек кабул итәчәкләре дә билгесез.
Йокларга әзерләнгәндә без бер-беребезгә тәмле төшләр телибез. Ә пираха телендә бу теләк якынча: “Йокламаска, тирә-ягың еланнар белән тулы!” дип яңгырый икән.
Чынлап та, джунглилар — төрле агулы еланнар дөньясы, һәм бик нык йокы килсә дә, мондый рәхәтлеккә чумып булмый. Шуңа күрә кабиләдә төннәрен йоклау тәртибе каралмаган. Бары тик көн яктысында гына бик сак рәвештә иң күбе 20-30 минут чамасы черем итеп алалар.
Үзләренең үсүендә һәм олыгая баруында да алар йокыны гаепли. Әле генә туып, ана сөтен эчеп аякка басканнан соң ауга йөргән җиреннән кешенең “югалуын”, ягъни үлемен, алар бөтенләй аңламый. Кеше үлемен алар “югалу” дип кабул итә. Йокы булмау, билгеле, аларга көн һәм төн аермасын аңларга да, вакыт үтүен тоярга да комачауламый. Алар кичәге вакыт, бүгенге көн һәм киләчәк төшенчәсеннән ерак тора. Алар вакыт үткәнен, ел фасылы үзгәреп, сезон алышынуын бары тик яңгырлар һәм корылык арасындагы вакыт белән генә билгели.
Америкалы сәяхәтчене тагын бер хәл гаҗәпкә калдыра: кабиләдә туклану тәртибе бик үзенчәлекле, дөресрәге, алар ашауга игътибар бирми. Алар ни өчен кешегә көн дә тукланырга кирәклеген аңламый. Пираха кабиләсендә яшәгәндә Эве-
реттның көн дә һәм берничә тапкыр туклануын күргән аборигеннар еш кына: “Тагын ашыйсызмыни? Үләсез бит”, дип кисәтә торган булган. Шунысы да бар: америкалы әлеге халык телен бөтенләй аңламаса да, алар белән аралашырга тиз өйрәнә һәм арытаба пираха теле серенә төшенә. “Бу халыкның сүз запасы бик аз һәм гади. Аның каравы, пираха телендә ниндидер җыр да сузарга, хәтта кошлар булып сызгырырга да була”, — дип яза сәяхәтче.
Урындагы индеецлар, ни өчендер, табигатьтәге төсләрне икегә генә бүлеп кабул итә: “якты” һәм “караңгы”га. Тикшеренүчеләр аларның дальтоник булмауларын да ачыклаган. Әмма ни өчен ике генә төсне аеру сәбәбен белә алмаганнар. Нигәдер, алар киемдәге пычрак тапны да “күрми”, шуңа күрә өс киемнәрен пирахалар беркайчан да диярлек юмый.
Кабилә тормышында башка дөньяга хас булган бер-береңә ихтирам күрсәтү кебек сәләт-тәртипләр юк. Аларның сөйләмендә “исәнмесез”, “мөмкинме”, “рәхмәт”, “гафу итегез”, “хәлләрегез ничек” дигән төшенчәләр кабул ителмәгән. Чөнки алар бер-берсен эчкерсез хөрмәт итә, ярата һәм башкаларны да шундый ук дип уйлый, алардан өстәмә игътибар көтми.
Индеецлар яшәешендә шәхси милек төшенчәсе дә юк. Билгеле, коралны һәм киемне исәпкә алмаганда. Әгәр кеше үз карамагында булган мөлкәттән файдаланмый икән, аны теләгән һәркем алырга мөмкин. Хуҗа ризасызлык күрсәтсә, ул кеше алган әйберен урынына китереп куя. Әйткәндәй, балаларның бердәнбер уенчыгы үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы белән бәйле.
Кабиләнең эчке яшәеш законнары кызыклы: кем нәрсә тели — шуны эшли. Оят һәм намус төшенчәләре юк. Пираха халкы балаларын тиргәми дә, һәм ниндидер ярамаган гамәл кылса, җәза да бирми. Шул ук вакытта, без аңламаган сыйфатлары да аз түгел. Әйтик, сабый ниндидер сәбәп белән ана сөтеннән баш тарта икән, аны беркем дә мәҗбүр итми. Тамагы ачыкса, ашар әле, дип уйлыйлар. Пирахалар, елга буенда ана бала тудырып өч көн буе ыңгырашып ятса да, аңа беркем дә ярдәмгә ашыкмый. Ә, бәлки, ул яшәргә теләмидер, ни өчен аны үгетләргә, — дип уйлый алар.
Шул ук вакытта кабиләдә урлашу, үтерү һәм үз-үзеңә кул салу бөтенләй юк һәм болар индеецлар табигатенә ят нәрсә дип кабул ителә. Ничек бәхетле халык дип әйтмисең: пирахаларда хроник арыганлык, депрессиягә бирелү һәм башка психик халәтләр бөтенләй юк.
Пирахаларның тарихы да, буыннан-буынга күчкән гореф-гадәтләре дә юк. Кабиләнең белемнәрен һәм яшәеш үрнәген саклау иң өлкән яшьтәге кешегә йөкләтелә. Шул ук вакытта, кабиләнең һәр әгъзасы үзләре яшәгән мохиттәге табигать һәм хайваннар дөньясы турындагы энциклопедик мәгълүматка ия. Алар, ак тәнле кешеләрдән кала, җирдәге барлык тереклекне дә урман балалары дип кабул итә. Гомумән, алар урманны үлгән кешеләрнең җанын саклаучы урын, дип уйлый. Пираха кабиләсендә һәркем урманнан курка, әмма анда иркенләп, теләп йөри.
Бервакыт Эверетт зур кабиләнең урман эчендәге буш яланга җыелуына игътибар итә, шул буш акланга төбәлеп, аларның кем беләндер сөйләшүенә тап була. Әмма биредә кабилә әгъзаларыннан башка бер чит кешенең дә булмавын күреп, аларның кем белән шулай җанлы әңгәмә коруы белән кызыксына сәяхәтче. “Без урманнан килүче мәрхүмнәрнең рухы (җаны) белән сөйләшәбез. Сезгә килмәгәч, сез аларны күрмисез”, — дип җавап бирә индеецлар.
Ярымач яшәүче һәм беркайчан да йокламаучы, беркая да ашыкмаучы, һәрвакыт көлеп-елмаеп торган, шул ук вакытта кешенең кайгы-шатлыклары хисеннән мәхрүм булган халык Җир йөзендә үзләрен иң бәхетле, дип саный алырмы?
“Пирахалар — планетадагы иң бәхетле халык. Бик күп еллар узгач кына мин күп нәрсәне алар бездән түгел, ә без алардан өйрәнергә тиешлекне аңладым”, — дип яза сәяхәтче.
Олег Төхвәтуллин әзерләде.