+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
21 ноябрь 2022, 03:50

Бу кадәр акча отсаң, кычкырырсың да!

Төньяк Каролинада яшәүче (АКШ) Стефани Израэль йокларга ятарга әзерләнеп йөргәндә компьютерын кабызып, лоторея билеты сатып алырга була. Моны ул эчке сиземләве кушуы буенча эшли.

Бу кадәр акча отсаң, кычкырырсың да!Бу кадәр акча отсаң, кычкырырсың да!
Бу кадәр акча отсаң, кычкырырсың да!



Стефани билетны уен бетәргә берничә минут калганда сатып алырга өлгерә. Ә инде икенче көнне иртә белән ул үзен отыш көткәнен белә. Ул 501544 доллар откан булып чыга.
Мондый шатлыклы хәбәрне белгәч, хатын 20 минут тирәсе сөйләшер хәлдә булмый. Ул бары тик кычкыра гына һәм берни белмәгән, аңламаган якыннарын куркуга сала. Откан акчага Стефани бизнесын киңәйтергә уйлый.

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас