

Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Ирек Зарипов Благовар районының Языково авылында инвалид бала белән очрашты. Коляскада хәрәкәт итүче малай бүген баскычтан куллары ярдәмендә менәргә мәҗбүр. Бу хакта без дә язган идек.
Ирек Зарипов сүзләренчә, мондый хәл пандус урнаштыру процедурасын белмәү аркасында килеп чыккан.
"Бала бу йортта яшәми һәм теркәлмәгән, димәк, пандус кую өчен нигез юк, - дип язды социаль челтәрдәге үзенең битендә депутат. - Бу адрес буенча аның апасы яши, ул аның янына кунакка килгән булган. Гаилә авыл Советы хакимиятеннән пандус урнаштыруны сораган, ләкин хәлнең чишелешен көтмичә, зур резонанс тудырган видео яздырып урнаштырганнар".
Шуңа күрә депутат фикеренчә, хакимият тарафыннан бала хокукларын бозу юк. Өстәвенә, пандусны оператив рәвештә урнаштырганнар, гәрчә Ирек Зариповның аны дөрес урнаштыруга карата сораулары туса да.
- Асылда, бу пандус түгел, конструкцияне ситуацион ярдәм күрсәтү өчен акыллы җайланма дип атап була. Якын арада аңа, ким дигәндә, тоткычлар куярга кирәк, - ди ул.
Малай күпбалалы гаиләдән. Алар Новоникольский авылында, Языководан 30 километр ераклыкта яши.
- Яшәү өчен шартлар бар, малай мәктәптә дистанцион рәвештә укый, - ди Ирек Зарипов. - Колясканың коточкыч хәлдә булуына игътибар иттем, аны ашыгыч рәвештә алыштырырга кирәк. Бу мәсьәләне контрольгә алдым һәм якын арада яңа коляска сатып алып, аны тапшырачакмын.
Фото: sobkor.02.ru