Чиләбе өлкәсендә Башкортстан чигендә фаҗига булган. Вахтачыларны утырткан автобус йөк машинасы белән бәрелешкән.
Авария урынында 61 яшьлек юл эшчесе һәлак булган. Ул участокка башка транспортта барырга тиеш булган, ләкин аны алып барырга тәкъдим иткәннәр. Уфаның "Дортрансстрой» компаниясендә сөйләүләренчә, бу урында вахтачылар эшли, автобуста алар барган.
Зыян күргәннәрне дәваханәгә китергәннәр, икесе — авыр хәлдә.
Һәлак булган кеше автобуска керергә теләмәгән, диләр. Ул бер кергән, бер төшкән, нидер сизенгәндер, күрәсең. Ул водитель янында утырган, бәрелү аның ягына туры килгән...
Фото: башинформ