+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
22 ноябрь 2022, 19:10

Гөлназның үлеменең сәбәбе ачыкланды

Узган җомгада гәүдәсе табылган хатынның үлеменең сәбәбе билгеле булды.

Гөлназның үлеменең сәбәбе ачыкланды
Гөлназның үлеменең сәбәбе ачыкланды

Аның туганы озак тынлыкны өзәргә карар иткән. Ул социаль медиада булган вакыйгалар турында язды һәм туганының үлем сәбәбен атады.

Мәрхүм хатынның туганы Заринаның сүзләренчә, 15 ноябрьдә төнлә Гөлназ кинәт өеннән чыгып, таксига утырып билгесез юнәлештә киткән. Зарина үзенең туганының сөйгәне белән очрашуга киткәнен, ә аннан соң элемтәгә чыкмый башлаганын раслый.

Өч көннән соң аны Киров районының бер фатирында үле килеш табалар.

— Аны ул ышанган кеше үтергән. Аның бик начар кеше булуын беркем дә белми иде. Ирнең үткәнен беркем дә тикшермәде, чөнки бу уйда да юк иде. Гөлназның кызы өчен ул барысын да эшләде, - дип билгеләп үтә социаль челтәрләрдә Зарина.

Башкортстанның Тикшерү комитетында әлегә үлем факты буенча тикшерү алып барылуын хәбәр иттеләр.

Исегезгә төшерәбез, Гөлназ 15 ноябрьдә төн уртасында билгесез юнәлештә чыгып китә. Өч көннән соң аны Киров районының бер фатирында үле килеш табалар. Зарина  билгеләп үткәнчә, туганының дуслашып йөргән ире артык шикле булып тоела, әмма аның турында чын хакыйкать әлеге җинаятьтән соң гына ачылган. Кыз ир-атның җитди җинаять эше буенча хөкем ителүенә ишарә ясый.

Гөлназның олыгайган әнисе һәм кызы калды.

Фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: