+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
22 ноябрь 2022, 15:10

Улын тәрәзәдән атып бәрә язган...

Бу коточкыч вакыйга Октябрьский шәһәрендә булган.

Улын тәрәзәдән атып бәрә язган...
Улын тәрәзәдән атып бәрә язган...
Ир белән хатын арасында конфликт килеп чыккан. Соңыннан ир үзенең кечкенә баласын кулына алган һәм аны бишенче каттагы балкон тәрәзәсеннән чыгарып торган.

Билгеле булуынча, ире белән даими бәхәсләр булганга, яшь әни баласын алып, әнисе янына күчеп, аерылышуга биргән. Берникадәр вакыттан соң улы белән әйберләрен алырга кайткан. Ир аңа ачуы чыгып, әйберләрен подъездга ыргыткан, баланы кулына алып, балконга чыгып, аны бишенче каттан ташлау белән янаган. Бала куркып, елый башлаган.
 
Хатын улын тынычландырырга теләгән һәм иренең дә тынычлануын сораган. Кыскасы, нәни бала белән әнисе шундый коточкыч хәлдә булган.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Гаепле кеше улын үтерү нияте булмавын һәм хатынын куркытырга гына теләвен әйткән. Эш материаллары судка җибәрелгән.

Фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: