-25 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
23 ноябрь , 19:55

"Өмет юк, сукыр калачаксыз", - диделәр...

Җырчы Дәниф Шәрәфетдиновның катлаулы операция ясатуы турында язган идек. 

"Өмет юк, сукыр калачаксыз", - диделәр...
"Өмет юк, сукыр калачаксыз", - диделәр...

"Интертат" хәбәрчесе аның хәлен белешкән.

"Баштагы кебек түгел инде, Казаннан кайткач, азрак кәефләр күтәрелде. Мин үзем төшенкелеккә бирелә торган кеше түгел дә, табиблар «өмет юк, сукыр калачаксыз» дип әйткәч, бик авыр булды. «Зачем вы сюда пришли?» – дип кенә кире боралар иде. Югыйсә, аларны хөрмәт итеп, ышанып, зур профессор бу, дип барасың бит инде.

Ә бу табиб «операция ясыйм» дигәч, шул сүзгә ябыштым мин. Гомумән, клиникасы, бөтен табиблары күңелемә ятты. Барысы да бик җайлы. Әлегә операцияне аз гына күрә торган күзгә ясадык. Сәгать ярымнан артык барды. Хәзер төрле заманча препаратлар белән ул операцияләр сизелми дә икән. Бөтенләй күрми торганына бик күп тикшеренүләр узганнан соң гына ясатачакмын.

Табибыма: «Мин беркая ашыкмыйм, кияүгә чыгасым юк. Иң мөһиме – нәтиҗәсе булсын», – дип әйттем.

Якыннарыма рәхмәт инде. Хатыным Зәринә гел янәшәмдә. Казанда кызым белән киявем, улым яши. Тикшеренүләр вакытында кызларда торып тордым. Балалар гел шалтыраталар, телефонның тынып торганы юк. Бөтенләй чит кешеләр дә хәлләремне белешә. Русиядән, әллә кайлардан шалтыраталар. Акчалата ярдәм җибәрүчеләр дә булды, барысына да рәхмәт", - дигән ул.

Барысы да яхшы булсын! Әле синнән моңлы җырлар да көтәбез, Дәниф!

Фото: Интертат

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас в