22 ноябрь иртәсендә Уфаның Калинин районындагы балалар поликлиникасында ата-аналарны, балалары һәм медицина учреждениесе хезмәткәрләрен бер ир куркыткан.
«Башинформ»ның үз чыганагы хәбәр иткәнчә, башлангыч мәгълүматлар буенча, монда кулына сумка тоткан шикле кеше кергән һәм коридор буйлап йөгергән.
«Безне ашыгыч рәвештә урамга чыгара башладылар. Йөгерү, ыгы-зыгы, кыскасы, мәхшәр башланды. Тиздән аны тоттылар. Ул ниндидер сәер: йөзе тулысынча ябылган, гадәти булмаганча киенгән», - дип хәбәр итә шаһит.
Ул чыннан да балалар поликлиникасына корал белән килгәнме? Бу һәм башка сораулар әлегә җавапсыз калган, чөнки республика буенча Эчке эшләр министрлыгы һәм Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтләрендә әлеге вакыйганы шәрехләмәгәннәр.
Шул ук вакытта хокук саклау органнарында бу хәлне раслыйлар.
Ә сак хезмәткәрләре кайда булган, дигән законлы сорау туа...
Фото: башинформ