+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
24 ноябрь 2022, 21:25

"Незамерзайка" урынына... аракы

Кибетләрдә туңмый торган сыекчаның ниндие генә юк!

"Незамерзайка" урынына... аракы
"Незамерзайка" урынына... аракы


Кибетләрдә сатылучы "Незамерзайка"ны автомобиль йөртүчеләр кулланмыйча булдыра алмый. Бигрәк тә шәһәрдә яшәүчеләргә аны еш сатып алырга туры килә, чөнки юллардагы карны эретер өчен сипкән химик матдәләрдән соң юллар җеби һәм пычрана.

Салкын һава торышында да туңмый торган сыекча белән автомобиль тәрәзәләрен юдыргач, күп очракта салонда күңелне болгаткыч химия исе кала. Әгәр дә сезгә бу ис ошамаса, "Незамерзайка" урынына 2 литр суга 1 литр аракы салып, кулланып карагыз.

Фото: autosaratov.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: