-25 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
25 ноябрь , 08:04

Бүреләр

Табигать кешенең бер гамәлен дә җавапсыз калдырмый.Авылыбызны өч яктан урманнар уратып алган. Бер ягында Агыйдел елгасы тугае. Тугайга текә тау төшә. Көязе елгасы шушы тауны тирән ярлар ясап икегә бүлеп тугайга ага. Тау битләвен техника белән сөзәкләтеп болынга юл салынган. Ат беләнме, машина беләнме, бары тик шул юлдан гына тугайга төшеп була. Көтү дә шуннан төшеп-менеп йөри. Мал дүрт аяклы бит. Кайбер сыерлар, текә тау буйлап үзләре генә белгән сукмаклар ясап, көтүдән иртәрәк качып кайта. Шулар арасында безнең “Йолдыз” кушаматлы сыерыбыз да бар.

Бүреләр
Бүреләр

Бозауларны иртән бәйләмичә генә яланга чыгарабыз, чөнки чебен-черкигә чыдый алмыйлар. Кайсы көнне көтүгә кушылып та куялар. Шулай бер көнне, бозауны иртәрәк алып кайтыйм дисәм, каршыдагы басуда бозауларның сыерлар белән бергә йөргәнен күреп алдым. Тәки әниләрен эзләп тапканнар бит. Аягыма галуш кына эләктереп, каршыларына йөгердем. Тау якка елганы кичеп чыгарга кирәк. Ярый әле кемдер, рәхмәт төшкере, ике юан зирекне егып, басма салып куйган. Сөзәк ярдан өскә күтәрелсәм, ярты көтү кукуруз басуында йөри. Никтер бу басуда бик сирәк чыккан иде кукуруз. Әзрәк өскә күтәрелгәч, сыерларым да күренде. Бозавы да шунда. Сыерлар бик сәер күренде күземә. Рәхәтләнеп ашамыйлар. Шомыраеп басканнар да, басу уртасында куе булып үскән гөлҗимеш куакларына таба карап торалар. Мин: “Йолдыз, әйдә, әйдә”, – дип чакыруга, барысы да дәррәү кубып, миңа таба чабып килә башлады. Әнекәйгенәм, котырганнар инде болар, дип уйларга өлгермәдем – койрык чәнчеп чапкан маллар янымнан ялт итеп узып китте. Шулвакыт сирәк кенә үскән кукуруз арасында өч шәүлә күренде. Ике бәләкәй һәм бер зур эт бугай. Малларны шулар куркыткан икән. Хуҗасыз этләр теләсә кайда йөри шул. Тик бераздан аларның эткә охшамаганлыгын шәйләп алдым. Куркуымнан тыным кысылды – бүреләр бит болар... Менә шулчак җан көчемә кычкырып җибәрдем. Берәр кеше ишетә калса, исәрләнгән бу, дип уйлар иде. Кычкыра-кычкыра бар көчемә сыерлар артыннан элдердем, галушларым төшеп калганын да сизмәгәнмен. Мин елга буена җиткәндә, сыерларым елганы кичеп, тау башына менеп җиткән, мине күзәтеп тора иде. Ә бүреләр мин кычкыргач, туктап калгандай булды. Аны-моны карап тормыйча йөгерү­емне дәвам иттем.
Кайтып өйдәгеләргә сөйләгәч, миннән кычкырып көлделәр, ышанмадылар. Ул арада караңгы төшә башлады. Галушларымны икенче көнне иптәшем белән бергә барып алдык. Басу аркылы үткән комлы юлда бүре эзләре аермачык ярылып ята иде...
Шушы хәлдән соң бер-ике көн үткәч, күрше авылда бүреләрнең ике бозауны бугазлаганы ишетелде. Бу елны кыргый җәнлекләр кешеләргә бик якын килде. Хәтта аюларның умарталыкларга килеп чыгып, бал белән сыйланганнары да булды. Бер дә юкка түгел инде. Ул елны, югары көчәнешле электр линиясе үткәрү өчен, калын урманны ярып, агач­ларны кисеп чыктылар. Җәй буе урманда кешеләр авазы, техника гөрелтесе тукталмады. Шунлыктан, кыргый хайваннарның яшәү мохите үзгәрде, дип уйлыйм. Табигать җанлы бит ул, һәр үзгәрешкә үзенчә җавап кайтара, кешелек дөньясын кисәтә. Һәм күп вакытта кешеләр файдасына түгел...

Флүрә Газизова.
Дүртөйле районы.

Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас в