-25 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
25 ноябрь , 08:00

Инвалид хатынның йортына ут төрткән...

Утта 45 яшьлек хуҗабикә янып үлгән.

Инвалид хатынның йортына ут төрткән...
Инвалид хатынның йортына ут төрткән...
Узган шимбәдә Бөре шәһәрендә бер ир инвалид хатынны өе белән бергә тере килеш яндырган. Фаҗига турында төбәк Тикшерү комитетының матбугат хезмәте сөйләде.

Хокук сакчылары версиясе буенча, гаепләнүче үз йортында һәлак булган кешедән фатир арендалап торган. Ул хуҗабикәгә ярдәм иткән һәм аны караган. Ләкин алар арасында көнкүреш нигезендә бәхәсләр чыккалаган. Фаҗига көнендә ир эчеп өйдән чыгып киткән, ә кире әйләнеп кайткач, ишекнең эчтән бикле булуы ачыкланган.

Хатын аны өйгә кертүдән баш тарткан. Шуның аркасында ирнең ачуы чыккан, ул верандадагы пәрдәгә ут төрткән һәм качкан. Янгын чыккан. Зыян күрүченең күршеләре өйдән чыгып китәргә өлгергән, ә менә хатын үзе котыла алмаган...

Ирне кулга алганнар, ул гаебен таныган. Хәзерге вакытта ул сак астында.

Фото: ufa1.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас в