+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
25 ноябрь 2022, 09:35

Лотереяга 30 миллион сум откан

Башкортстанда яшәүче ханым башта 30 мең оттым, дип уйлаган...

mobillegends.net
Фото:mobillegends.net

Башкортстанда яшәүче ханым юбилей лотереясында фатирга 30 миллион сум һәм өстәмә 150 сум акча откан. Бәхетле билетны ул "Столото" мобиль кушымтасында алган.

Җиңү турында смс-хәбәр алгач белгән.

«Хәбәр килде һәм мин шунда ук кушымтага кердем. Башта 30 мең сум акча оттым дип уйладым. Бу суммага бик шатландым, иремә шунда ук телефон экранын күрсәтергә йөгердем, - дип сөйли ул. - Ирем игътибар белән карады һәм минем меңнәр түгел, ә миллионнар отканымны әйтте. Мондый уңышка ышану кыен иде, шуңа күрә без язмадагы трансляцияне карадык. Алып баручы бу җиңүнең Башкортстаннан килгән бәхетлегә эләгүен игълан иткән мизгелдә мин барысын да аңладым һәм бәхетнең җиденче катында булдым».

Күптән түгел кыз фатир сатып алган һәм тизрәк ремонт башларга тели. Хәзер бу акчага ул үзенең дизайн хыялларын тормышка ашырачак, яңа җиһазлар һәм көнкүреш техникасы сатып алачак. Ул - һөнәре буенча юрист. Буш вакытында пешеренергә ярата.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: