Уфадан 38 яшьлек Евгениянең сигез баласы бар. Ул 19 яшендә кияүгә чыга, бер-бер артлы дүрт бала таба, шуннан соң гаиләсенә фаҗига килә: ире үлә.
Алга таба башка ирләр белән кыска гына мөнәсәбәтләр була, Евгения тагы да балалар тудыра, тик гаилә төзи алмый. Аннары аның әнисе һәм әтисе вафат булалар, шуннан соң хатын эчә башлый.
Күршеләре, бу хәлләргә түзә алмыйча, опека органнарына зарлана. Даими тикшерүләр башлана, ул үзен кулда тотарга тырыша, ләкин кабат "ычкына"... Чираттагы шундый тикшерүдән соң җиде баласын да алып китәләр. Өлкән улына ул вакытта - 17, кече кызына нибары бер яшь булган. Өлкән балаларын - Уфаның балалар һәм үсмерләр өчен социаль приютына, кече кызларын Республика балалар йортына китерәләр.
Хатынга опека органнары булышкан. Акрынлап шәһәр опека идарәсе һәм хәйриячеләр ярдәме белән йортта ремонт башланган, җиһазлар яңартылган, ишегалды төзекләндерелгән. Евгения кибеткә сатучы булып урнаша, балаларны мөмкин кадәр ешрак күрергә, аларга күчтәнәчләр алып килергә тырыша. Шул ук вакытта ул сигезенче баласын көтә. Кызы быел 31 августта туа, ананың бүтән балаларына хокуклары тергезелә.
Хәзер барысы да яхшы. Иң мөһиме - алар бергә. Иң өлкән улына күптән түгел 18 яшь тулган, ул көллияттә укый. Олы яшьтәге балалар кечкенәләрне карарга ярдәм итә, өйдә булыша. Зур бакчалары бар, бәрәңге, яшелчә үстерәләр, киләсе елга тавык асрарга телиләр. Ярдәмчеләре җитәрлек.
Башкача абынмыйча яшәргә дә яшәргә язсын сезгә!
Фото: pravogard.ru