-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
28 ноябрь 2022, 21:00

Мәчетне талап чыккан

Ир анда йокларга кергән булган.

Мәчетне талап чыккан
Мәчетне талап чыккан

Сибай шәһәр суды Зианчура районының элек хөкем ителгән кешесенә карата җинаять эше буенча хөкем карары чыгарган.

Бу ир мәчеткә законсыз үтеп керүдә һәм урлашуда гаепләнә.

Судның матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, август төнендә исерек ир бинада төн йоклап чыгар өчен урындагы «Тәкъва» мөселман дини оешмасының ишекләрен ваткан. Эчкә кергәч, ул иганә тартмасын  тапкан. Аның табышы 7100 сум булган. Ул акчаны урлап качкан.

Суд утырышында ир гаебен өлешчә таныган. Аны алты айга шартлы рәвештә хөкем иткәннәр.

Фото: mk.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: