Уфада хокук сакчылары педофилны эзләүгә игълан иткән.
«Башинформ»ның үз чыганагы хәбәр иткәнчә, якынча мәгълүматларга караганда, 26 ноябрьдә шикле ир Транспорт урамындагы торак йорт подъездына бер балага ияреп кергән.
«11-12 яшьлек кыз чит кеше белән бергә лифтка керә. Ир аңа бәйләнә башлый. Лифт ишекләре ачылгач, ир чыгып кача. Укучы бу хакта туганнарына сөйли. Полициягә тиешле гариза кергән», - дип сөйли мәгълүмат агентлыгының әңгәмәдәше.
Хәзер хокук сакчылары ориентировка буенча җинаятьчене эзли, вакыйганың детальләре ачыклана.
Фотоо: mk.ru