+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
29 ноябрь 2022, 20:45

"Бабаем үлгәч бөтен байлык миңа калачак..."

Яшь хатын-кыз ни өчен бабайга кияүгә чыкканын аңлаткан. Оялып та тормый!

Бу хакта кыз "ВКонтакте" социаль челтәренең "Подслушано Уфа" төркемендә язып калдырган.

"Миннән бөтен дус кызларым көнләшә... Чөнки минем ирем бай. Әлбәттә, бу хакта алар миңа әйтми, кешеләрдән генә ишетәм. Мин ике ел элек 74 яшьлек миллиардерга кияүгә чыктым. Димәк, аңа яшәргә күп калмады. Тиздән аның бөтен байлыгы миңа күчәчәк.

Мин бу хакта алдан уйлап куйдым. Бөтен булганнарын миңа язып куйды инде ул.

Бер генә уңайсызлык бар, ул бала табуны сорый. Ә мин аны алдап, бу гамәл килеп чыкмас өчен, махсус дарулар эчеп торам...

Арытаба байлыгым белән яшь ир табармын әле..." - дип язган ул.

Фото: ru.freepik.com сайтыннан.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: