

— Уф, сиңа ярап булмас инде, — диде Камил Фаязович үртәлгәндәй итеп. — Кичәге күлмәк белән эшкә китсәм дә зарланасың, яңаны кисәм дә...
— Эш күлмәктә генә дә түгел... Күзләреңдә “шайтан очкыннары” сизелә...
— Булды, җитте! — диде Камил өстәлгә сугып. — Мин сезне ашатам, киендерәм, балда-майда йөздерәм, кирәк һәм кирәкмәгән теләкләрегезне үтәп торам, шуңа “түбәсе киткән” хатыннарга хас шикләр ишетергә теләмим.
“Һөҗүмгә каршы торуның иң яхшы ысулы — һөҗүм итү” — моны Камил Фаязович яхшы белә. Ул гомер буе шул принцип буенча яшәде. Бу юлы да хатынына артык авыз ачарга ирек бирмичә, ишекне шапылдатып ябып чыгып китте.
Аның яшәү принципларын Нуриясы да бик яхшы белә иде шул, шуңа иренең болай “әтәчләнүенә” исе дә китмәде. Хатын соңгы елларда шактый җәелгән биленә таянып уйга калды: “Кат-кат тикшердем — эшендә артык чибәр, яшь кызлар юк. Һәрхәлдә аның белән еш аралаша торган вазыйфада. Секретарьлар — үземнең кешеләр. 50 яшькә якынлашучы, 50нче үлчәмнән юанраклар, һәр адымын әйтеп торалар. Нигә болай “егетләнеп” йөри соң әле бу?”
Камил Фаязович машинасына кереп утыргач, маңгаендагы тирен сөртте.
— Бу хатын-кызның интуициясенә шаккатырсың ә, Булат?
Күп сөйләнми торган шоферы һәрвакыттагыча ирен чите белән елмаеп кына куйды. Белә егет — хуҗасына аның фикере дә, сөйләшүе дә кирәкми. “Күп сөйләнми торган” булуы хуплана гына. Аеруча “күбәләге” турында.
“Күбәләк” Камил Фаязович йөрәгенә берничә ай элек “кунды”. Октябрьнең яңгырлы шыксыз кичендә.
Ул көнне Камил Фаязович эшендә соңга кадәр утырды. Бухгалтерын берничә тапкыр чакыртты. Бүлек җитәкчеләренең кирәген бирде. Кабинетына кыюсыз гына идән юучы шакыгач кына сәгатенә күз салды һәм кайтырга җыена башлады. Ләкин беренче катка төшеп җиткәч аның кирәкле бер документын үзе белән алмаганлыгы исенә төште һәм кире керде. Кабинетының ишеген ачып җибәргәч, өнсез калды. Аның креслосында сылашып торган джинсы кигән озын төз аякларын өстәленә куеп, күзләрен йомып, колагына наушниклар кигән бер кыз утыра иде. Янында аның чынаягында, аның каһвә машинасында әзерләнгән хуш исле эчемлек пар чыгарып утыра.
— Син кем? — диде ул дорфа гына үзен ишетмәгән дә, күрмәгән кызның колакларыннан наушникларын тартып алып.
Кыз, сискәнеп китеп, сикереп торды, берара дәшә алмады.
— Гафф... Гафу итегез, зинһар. Мин аз гына ял итеп алыйм дигән идем.. — Кыз ашыга-ашыга җыештыручы халатын киде, башына яулыгын бәйләде.
— Хе-хе-хе! Син җыештыручымыни? Шаккатырсың! Менә идән юуучылар хәзер нинди икән... — Көтелмәгән кызыклы хәлдән күңеле күтәрелеп киткән директор хәтта теге документы турында да онытты. Кызны баштан-аяк күздән кичерде. Нечкә бил, зәңгәр күзләр, алсу иреннәр... — Тукта, сеңлем, ашыкма, утыр, сөйлә, кем син, кайдан, бездә кайчаннан бирле эшлисең?
Кыз, кушканга буйсынып, утырды һәм сөйли башлады. Ул авылда үскән. Педагогия институтында укый. Әтисе юк. Әнисе авыру. Энесе мәктәптә генә укый. Акчага кытлык кичерәләр, шуңа эшләргә туры килә. Бу оешмада әле икенче атна гына.
— Зинһар, гафу итегез мине. Башкача мин үземә мондый хәлне рөхсәт итмәячәкмен. Бик тә яхшы каһвә эчеп, йомшак креслода утырып карыйсы килде... Сезнең оешмада идән юуучыга яхшы түлиләр, эшемне югалтасы килми, — дип төгәлләп куйды сүзен кыз.
Камил Фаязовичның хәтеренә үз балалары килде. Улы быел нефть университетын тәмамлый. Юньсез, ялкау. Көчкә укытып чыгарды. Укытучыларына биргән “бүләк”ләрне санап бетәрлек түгел. Кызы да ерак китмәгән. Әле беренче курста гына, шулай да укуы абыйсыныкы кебек буласы билгеле. Башында җилләр уйный, уенда — кием, косметика кибетләре генә...
— Син кайгырма, сеңлем, эшеңне дәвам ит. Студент хәлен аңлыйм. Ләкин урыныңны бел, — диде директор һәм теге документын тәки онытып, чыгып китте.
Ул төнне Камил Фаязович начар йоклады. Озын аяклар, куе керфекләр, назлы караш, ягымлы тавыш күңеленнән китмәде...
Икенче көнне дә ул эшендә соңга кадәр калды. Бу юлы беркемне дә йөгертмәде. Сәгатенә карый-карый идән юучының кергәнен көтте. Менә бераздан сак кына ишек шакыдылар.
— Нишләп бүген соңладың? — дип елмайды директор.
— Мин Сезнең киткәнне көтеп карадым, — дип җавап итеп елмайды кыз. — Комачауларга теләмәгән идем...
— Ә мин сине каһвә белән сыйларга булдым!
— О! — Куе керфекләр аска төбәлде, бит очларына алсулык кунды. — Рәхмәт...
Өч кич шулай каһвә эчкәч, Камил Фаязовичның сабырлыгы сынды, ул тәвәккәлләп, “үгезне мөгезеннән алырга” булды.
— Тыңла әле, — диде ул озын аяклар иясенә якын килеп. — Минем сине каһвә белән генә түгел, башка затлы эчемлекләр, ризыклар белән дә сыйлыйсым килә... Ләкин... Аңлыйсыңдыр, ресторанга чакыра алмыйм. Мине күпләр таный... — Директорның маңгаена тир бәреп чыкты. — Кыскасы, менә адрес, менә таксига акча, иртәгә кич көтәм үзеңне, шартлар һәм сыйлар рестораннан яхшырак булачак...
“Килмәячәк!” — дигән уй йөгерде Камил Фаязовичның күңеленә кабинетыннан чыгу белән. Үсмернекедәй типкән йөрәген тынычландырырга тырышып, күкрәген уды. “Карт юләр! Нишләп шундый яшь күбәләк синең янга килсен...”
Ләкин икенче көнне “күбәләк” нәкъ көткән вакытка килеп керде...
Октябрьдән апрельгә кадәр вакыт Камил Фаязович өчен бер татлы төш булды. “Күбәләк” белән очрашулар аның гәүдә авырлыгын бераз киметте, йөзенә нур кундырды, хәтта атлап йөрешендә дә “егетләрчәлек” тоела башлады. Нуриясының сизенүе дә гаҗәп түгел инде.
“Сиздермәскә кирәк... — дип уйланды Камил Фаязович. — “Күбәләк” тә бер атнага авылга әни янына кайтып киләм, ди, миңа да бу көннәрдә өйгә иртәрәк кайтырга, бик “канатланып” йөрмәскә кирәк...“
Тик менә “Күбәләк”сез бер атна ничек түзәргә? Кимендә атнасына бер очрашып торалар, кайтып китсә, күрешмәүләренә инде ике атна булып китә... Директор авыр сулап куйды. Егете бар микән әллә? Юктыр... Кайсы егет кисәге аны шундый бүләкләргә күмә ала соң? Эшеннән дә китте, идән юучы акчасыннан күпкә күбрәк тама хәзер үзенә. Рәхәтләнеп укысын, тик аны ташламасын гына...
Шундый уйлар белән кайтып кергән ирен Нуриясы биленә таянып каршылады.
— Хе! Нишләп иртәләдең әле бүген? Кикригең дә шиңгән кебек...
— Сиңа да саумы, хатын... Бәйләнергә сәбәп эзлисеңме?
— Уф, юк ла, эзләмим, — Нурия нишләптер тиз биреште һәм утыргычка утырды. — Мөһимрәк мәсьәләләр бар әле...
— Кайсыгызга күпме бирергә? Нәрсә аласыз бу юлы? Тунмы, машинамы?
— Улың өйләнә!
— Нәрсәәә?!
— Өйләнер яшькә җиткән улың барлыгын оныттыңмы әллә?! Тиздән институт бетерә бит...
— Кем инде ул, кәләш дигәне? Үзе кебек төнге клублар яратучымы?
— Гаҗәпләнерсең, түгел ди шул. Авыл кызы! Булачак укытучы! Улыбыз әйтүенчә, аңа синең зур оешма директоры икәнең дә билгеле түгел.
— Ышану авыррак...
— Очраклы гына танышканнар. Паркта. Фотосын да күрсәтте. Чынлап та тәрбияле кызга охшаган. Бәлки безгә дә бәхет елмаер, улыбыз яхшы кызга өйләнеп, акылга утырыр, ә?
— Кем белә... Карап карыйк...
— Иртәгә кичке ашка соңлама. Танышабыз.
— Эшне шулай тиз тоталармыни?
— Соң, мәхәббәтнең нинди булганын оныттыңмы?
Оныту кая инде... “Күбәләге” йөрәк түрендә...
Икенче көнне хәтта иртәрәк тә кайтты Камил Фаязович. Нуриясына өстәл корырга булышты. Кәләшен күрсәтергә кайтучы улына ишекне ачарга да үзе ашыкты. Ләкин ишекне ачу белән өнсез калды.
— Күбәләгем...
Аның улын култыклап, ишек төбендә “Күбәләге” басып тора иде...
Ләйсән Якупова.