Беренче очрак 11 ноябрь кичендә Белорет районының Ассы авылында булган. Ярдәм сорап урындагы ханым мөрәҗәгать иткән, ул үзенең 52 яшьлек улының корсагын яралаулары турында белдергән. Ир бергә яшәгән 55 яшьлек хатыны белән сугышкан һәм көрәш барышында тегесе аның корсагына пычак кадаган.
Ләкин хәл башкачарак булган. Соңрак ханым иренең көне буе өйдә булмаганлыгы турында сөйли. Хатын кайгысыннан ике чәркә аракы эчкән һәм мәҗлесне дәвам итәргә каенанасы янына киткән. Өендә ире аннан кичке аш таләп иткән, әмма кайнар аш пешмәгән булган. Ир өстәлне аударган һәм анда яткан пычак идәнгә килеп төшкән. Хатын, аны алып, үзен рәнҗетүченең эченә чәнечкән. Зыян күрүче әнисе янына киткән, анысы ашыгыч ярдәм һәм полиция чакырткан.
Икенче очрак 18 ноябрьдә Белоретның Киров урамында теркәлгән. Элегрәк хөкем ителгән 54 яшьлек хатын 36 яшьлек ире белән талашкан. Пар, шулай ук, башта тәртип сакчысын алдарга тырышкан: янәсе, аларга билгесез яшьләр һөҗүм иткән. Ләкин тиздән аларның алдавы ачыла һәм хатынга җинаяте өчен җавап бирергә туры киләчәк.
Ике җинаять эшенең дә материаллары тикшерү өчен судка җибәрелгән инде.
Фото: smartik.ru