+17 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
30 ноябрь 2022, 14:55

Педофил тотылган!

Уфада лифтта җинаять кылган бәндә аэропортта тоткарланган. Ул республикадан чыгып качмакчы булган.

Педофил тотылган!
Педофил тотылган!

Уфада хокук сакчылары балигъ булмаган баланың җенси кагылгысызлыгына каршы җинаять кылуда шикләнелүчене тоткарлаган.

26 ноябрь кичендә республиканың хокук саклау органнарына Транспорт урамында урнашкан күпфатирлы торак йорт лифтында 11 яшьлек кызга бәйләнүләре турында хәбәр килгән. Бу хәл турында кызның әнисе хәбәр иткән.

Шикләнелүченең Уфага җәен акча эшләргә килүе ачыкланган.

Җинаять кылган көнне кыз бала өенә кайта. Аны апасы һәм әнисе каршы ала. Аннары алар кибеткә китә, ә бу кыз барырга теләми һәм кайтып китә. Аның белән лифтка билгесез кеше керә һәм җинаять кыла. Лифт туктагач, кыз үз фатирына кача, ә соңрак әнисенә моның турында сөйли.

Җинаятьче 25 яшьлек Бурятия кешесе булып чыга. Үзен эзләүләрен белгәч, ул республикадан чыгып китәргә җыенган һәм аэропортта тоткарланган.

Фото: "sledkom02"

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: