+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
2 декабрь 2022, 08:00

Үзен-үзе үтерүнең сәбәбе нидә?

Кыйгы районындагы егет, хәрби әзерлек үтү урыныннан кире кайтарылу сәбәпле, үзен-үзе үтергән дигән сүзләр чыккан иде. Бу фараз кире кагылды.

Үзен-үзе үтерүнең сәбәбе нидә?
Үзен-үзе үтерүнең сәбәбе нидә?
Кыйгы районында бер егет мобилизацияләнгән, тик сәламәтлеге аркасында аны хезмәттән кайтарганнар.

Берникадәр вакыт үткәч, ул үзенә кул салган. Район башлыгы Зөһрә Гордиенко ни булганын сөйләгән.

Аның сүзләренә караганда, егет күптән түгел армия хезмәтеннән кайткан, ә аннары аны мобилизацияләгәннәр. Ул Еланьда әзерлек үткән, ләкин анда кул чугын каймактырган. Аны  кайтарып җибәргәннәр. Кайбер чыганаклар белдерүенчә, дәваланырга. 

Гордиенко билгеләп үткәнчә, ул үзе аның белән сөйләшкән. Егет хезмәт итәргә теләгән, ләкин сәламәтлеге буенча булдыра алмаганын аңлаган.

- Бик кызганыч, яхшы егет, чибәр, үзе хезмәт итәргә тели иде, - ди район башлыгы.

Ул белдерүенчә, үзенә кул салуның сәбәбе бу түгел. Күптән түгел егет кызы белән ачуланышкан булган...

Фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: