

Уфада ритуал хезмәткәре серванттан бабайның 2 млн. сумга якын акчасын урлаган.
Башкаланың Свердлов урамындагы күпфатирлы йортта яшәүчеләр полициягә подъезддагы начар ис турында хәбәрләр белән мөрәҗәгать иткән. Алар күптән күренмәгән олы яшьтәге һәм ялгыз кеше фатирыннан ис килә ала, дип уйлаган һәм муниципаль хезмәт вәкилләрен чакырган. Алар алдында бабайның фатирын ачканнар. Эчтә беркем дә булмаган. Начар ис фатирда тупланган чүп-чардан килгән. Торак хуҗасы бу вакытта дәваханәдә булган.
Вакыт узгач, 83 яшьлек пенсионер үзе полициягә фатирыннан зур күләмдә акча югалу турында гариза белән мөрәҗәгать итә. Бабай 2 миллион сумга якын акча туплап, аларны сервантта саклаган. Бу факт буенча 9нчы полиция бүлеге тикшерүчеләре җинаять эше кузгаткан һәм тикшерә башлаган.
«Зыян күрүченең фатирын тикшерү вакытында шулай ук шәһәрнең ритуал оешмаларының бер вәкиле катнашуы билгеләнде. Бу хакта җинаять урынында калдырылган бармак эзләре раслый. Ритуал компания директорының сервантта бабайның акча төргәкләрен күреп, аларны алып китүе ачыкланды", - дип хәбәр иттеләр Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Җинаятьләрне эзләү хезмәткәрләре шәһәрдә яшәүче 30 яшьлек ирне тоткарлаган, ул гаебен таныган. Суд тарафыннан иргә карата сак астына алу рәвешендә чик кую чарасы сайланган. Гаепләнүче бабайга китерелгән зыянның бөтен суммасын кайтарган.
Фото: башинформ