Ел башыннан Башкортстан халкы телефон жуликларына 300 млн. сумга якын акча күчергән.
Быел Башкортстанда санлы технологияләр кулланып кылынган биш меңнән артык мошенниклык очрагы теркәлгән. Шул ук вакытта мондый җинаятьләрнең гомум саныннан яртысына якыны Интернет ярдәмендә кылынган, 36 проценты «телефон» мошенниклыгы һәм 15 проценты банк карталары белән мошениклык кылу булып тора. Республика буенча Эчке эшләр министрлыгында аңлатуларынча, хәзерге вакытта әлеге төр җинаятьләр буенча 650гә якын эш судка җибәрелгән инде.
Полиция мәгълүматлары буенча, дистанцион мошенниклык дип аталган теркәлгән җинаятьләрнең якынча 75 проценты корбанны алдау ярдәмендә эшләнгән. Җинаятьчеләр корбаннарына шалтыраткан, я аралашкан һәм аңардан акча яисә банк картасына керү мөмкинлеген алганнар.
Алданмагыз! Таныш булмаган номердан шалтыратсалар, телефонны алмау хәерле. Исегездә тотыгыз: банк хезмәткәрләре беркайчан да карта номерын сорап шалтыратмый. Югалган акчаны кайтару бик кыен.
Фото: itcrumbs.ru