+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
6 декабрь 2022, 05:15

Янгын үлгән бала бүлмәсендә башланган...

5 декабрь иртәсендә "Строитель" бакчачылык ширкәтендә коточкыч янгын чыга.

Янгын үлгән бала бүлмәсендә башланган...Янгын үлгән бала бүлмәсендә башланган...
Янгын үлгән бала бүлмәсендә башланган...
Анда 7 яшьлек кыз янып үлгән. Ә тагын бер 7 яшьлек кыз һәм аның әти-әнисе дәваханәгә салынган.

Гаиләнең туганнары сүзләренчә, янгын иртәнге 4тә 2нче катта башланган, анда бу вакытта игезәк кызлар йоклаган. Бер сабый, төтен исен сизеп, беренче каттагы бүлмәдә ата-аналарын уяткан. Гаилә башлыгы бикләнгән кызын коткарырга тырышкан, әмма тиз арада сөрем газыннан аңын югалта башлаган.

51 яшьлек Владимир реанимация бүлегендә аңсыз бик авыр хәлдә ята. 45 яшьлек Татьяна 1, 2 дәрәҗә тән пешүе алган. Җиде яшьлек игезәк кыз кул чукларын яндырган.

Үлгән баланың гәүдәсен янгын сүндерүчеләр тапкан. Ул бүлмәсендә сөрем газына агуланып үлгән. Хәзер аның гәүдәсен судмедэкспертлар тикшерә, - дип яза "Уфа1" порталы.

"Янгын үлгән кыз бүлмәсендә башланган, диләр. Аның гәүдәсе нык янган, моны күрмәү яхшырак дип әйттеләр", — ди Татьянаның апасы.

Башлангыч версия буенча, янгынның сәбәбе — электротехника. Билгеле булганча, гаилә бу йортны якынча 5 ай элек сатып алган, һәм эксплуатация вакытында проводкага шикаятьләр булмаган. Гаилә имин исәпләнә. Игезәкләрдән тыш, гаиләдә тагын ике бала бар — 22 яшьлек Алена һәм 17 яшьлек ир бала. Соңгысы күптән түгел генә тимер юл колледжына укырга керә һәм әти-әнисеннән китә, ә апасы инде ярты елдан артык Төркия буйлап сәяхәт итә.

Башкортстан буенча Тикшерү комитеты җинаять эше кузгаткан.

Фото: ufa1.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас