+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
7 декабрь 2022, 15:05

Авариядә 16 кеше һәлак булган

Йөк машинасы белән микроавтобус бәрелешкән.

Авариядә 16 кеше һәлак булган
Авариядә 16 кеше һәлак булган


Донецк Халык Республикасының Шахтер районында юл-транспорт һәлакәтендә 16 кеше һәлак булган, тагын өчесе зыян күргән. Бу турыда ТАСС ашыгыч ярдәм хезмәтләрендәге чыганакка сылтама ясап хәбәр итә.

"Шахтерск-Торез автоюлында хәрбиләрне йөртүче йөк машинасы микроавтобус белән бәрелеште. 16 кеше һәлак булды, өч кеше хастаханәгә китерелде (алар реанимациядә)", - дип хәбәр итә Агентлыкның әңгәмәдәше.

Беренчел мәгълүматларга караганда, үлүчеләр арасында йөк машинасы йөртүчесе дә бар. Юл-транспорт һәлакәте урынында авария хәлен ачыклаучы оператив хезмәтләр эшли.

Алдан билгеләнәнчә, Снежное — Донецк маршруты буенча рейс ясаган автобус йөртүчесе, маневрның хәвефсезлегенә инанмыйча, узып китү өчен каршы як полосага чыгып, хәрби «КамАЗ» белән бәрелешкән.

Фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: