+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
8 Декабря 2022, 08:40

Буып үтерүе җитмәгән, ут та төрткән

Ә бит хуҗа бу ирне үз фатирына яшәргә керткән булган!..

Буып үтерүе җитмәгән, ут та төрткәнБуып үтерүе җитмәгән, ут та төрткән
Буып үтерүе җитмәгән, ут та төрткән

Октябрьский шәһәрендә полициягә Фрунзе урамындагы биш катлы йортның беренче катында фатир яну турында хәбәр килә. Һәлакәт урынына барлык ашыгыч хезмәтләр дә чыккан. Янгынны сүндерү барышында 58 яшьлек фатир хуҗасының гәүдәсе табылган.

«Ачыкланганча, янгынга кадәр 58 яшьлек ир үзенең танышы белән спиртлы эчемлекләр эчкән. Полицейскийлар ул ирнең шәхесен ачыклады: ул Татарстанның Бөгелмә шәһәрендә яшәүче элек хөкем ителгән 42 яшьлек кеше булып чыкты. Бераз соңрак ул Октябрьский шәһәрендәге кибет янында тоткарланды. Ир зыян күрүчене буып үтереп, ут төртүен таныды», — дип хәбәр итә хокук сакчылары.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, 42 яшьлек рецидивист Октябрьский шәһәренә акча эшләргә килгән. 58 яшьлек ир белән очраклы рәвештә танышкан һәм аның янында яши башлаган. Ике дус та кайвакыт аракыны артыгын чөмергән. Декабрь башында ирләр арасында җитди конфликт килеп чыккан. Хуҗа квартирантны куып чыгара башлаган.

Аны буганнан соң, хуҗаның яшәү билгеләре юклыгын аңлап, 42 яшьлек татарстанлы барысын да бәхетсезлек очрагына япсарырга булган. Зыян күрүченең гәүдәсен одеял белән каплап, ут төрткән һәм җинаять урыныннан качкан.

фото: "МВД по РБ"

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас